Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Россиядә пенсия яшен арттырырга җыенмыйлар

РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында Дәүләт Думасының икътисади сәясәт комитеты рәисе урынбасары Михаил Делягинның соравына шулай дип җавап бирделәр. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Министрлыкта аңлатуларынча, мөрәҗәгать Россия Федерациясе Финанс министрлыгы белән берлектә каралган. Мөрәҗәгатьне карау нәтиҗәләре буенча якындагы елларда да, 2028 елдан соң да пенсия яшен арттыру нияте дә, планы да булмау турында хәбәр иттеләр.

Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында шулай ук хәзерге вакытта пенсиягә чыгу яше белән бәйле башка параметрлар хакында фикер алышулар үткәрелми дип белдерделәр.

Тулырак:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев