Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Россиядә поезд пассажирлары өчен яңа кагыйдәләр гамәлгә керде

Россиядә поездларда һәм шәһәр яны электричкаларында йөрүнең яңа кагыйдәләре барлыкка килде.

Алар шул исәптән ашау өчен өстәлләргә, билет сатып алуга һәм хайваннарны йөртүгә кагыла, дип хәбәр итә «Известия».

Яңа кагыйдәләр 1 сентябрьдән гамәлгә керде:

- Плацкартның аскы урыннарындагы пассажирлар өске урыннардагы пассажирларны ашау өчен өстәлләргә кертергә тиеш. Әмма өстәлгә керү теләсә кайсы вакытта түгел, ә иртәнге сәгать 7дән 10га кадәр, кичке 7дән 9га кадәр һәм көндезге 12дән 3кә кадәр мөмкин. Беренче ике очракта, иртәнге һәм кичке ашка, ярты сәгать бирелә, төшке ашка - бер сәгать.

- Билетлар алу өчен документлар исемлеге расланды. Бу шул исәптән РФ гражданы паспорты, вакытлыча шәхес таныклыгы, туу турында таныклык яки башкалар. Билетны шулай ук документның гамәлдә булу вакыты тәмамланганнан соң 90 көн эчендәге сәфәр өчен сатып алырга мөмкин. Шулай ук паспорт алган 14 яшьлек яшүсмерләрнең һәм хәрби хезмәттән азат ителгәннәрнең сәяхәт кагыйдәләре дә билгеләнгән.

- Вагоннарда музыкаль чыгышлар тыела, колонкалар һәм микрофоннар куллану чикләнә.

- 16 яшькә кадәрге билетсыз һәм яннарында өлкәннәр булмаган балаларны поезддан төшереп калдыру тыела. Хезмәткәрләр мондый баланы тукталыш вакытында эчке эшләр органнарына тапшырырга тиеш.

- Кагыйдәләрдә хайваннарны йөртүгә карата да таләпләр бар. Мәсәлән, кечкенә эт белән йөргәндә, хуҗа хайванга борынчык киертергә һәм аны бәйләп тотарга тиеш. Эт идәндә булырга тиеш. Шулай ук хуҗага аерым купе сатып алырга туры киләчәк, шул ук вакытта кешеләр һәм хайваннар каралган урыннардан күбрәк булырга тиеш түгел.

Татар информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев