Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Россиялеләргә елның соңгы кыска эш атнасы турында искә төшерделәр

Россиядә елның соңгы кыска эш атнасы сишәмбе, 7 ноябрьдә, башланачак.

Ул 4 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Халыклар бердәмлеге көне аркасында дүрт көнлек булачак һәм бу юлы ял көненә туры килә һәм дүшәмбегә күчерелә.

«2023 елда Халыклар бердәмлеге көне – 4 ноябрь – ял көненә, шимбәгә туры килә. Закон буенча, бу очракта ял көне бәйрәмнән соң икенче эш көненә күчерелә. Бу көн – дүшәмбе», - дип сөйләде РИА Новостига HeadHunter юристы, Хезмәт хокукы буенча эксперт Татьяна Нечаева.

Ул искәрткәнчә, ял көннәрендә яки эшләми торган бәйрәм көннәрендә эшләгән өчен өстәмә ял көне бирелергә яисә икеләтә күләмдә түләнергә тиеш. Эш бирүче хезмәткәрнең бәйрәм көнендә эшләргә ризалыгын сорарга тиеш, диелә хәбәрдә.

Татар информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев