Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Россиялеләрнең 40 процентка якыны алган һөнәре буенча эшли

Эшләүче россиялеләрнең 40 процентка якыны югары уку йортында яки көллияттә алган һөнәре буенча хезмәт итә, Бу хакта Webbankir финанс онлайн-платформасы тикшеренүләренә таянып, РИА Новости яза.

Югары белемле кешеләр арасында белгечлеге буенча эшләүчеләр өлеше (49,5 процент) урта махсус белемле кешеләр (33,3 процент) белән чагыштырганда бер ярым тапкырга югарырак. Тагын 29 процент респондент катнаш өлкәдә эшләвен билгеләп үткән.

Сораштырылганнарның өчтән бере (34,1 процент) керем күләме түбән булу сәбәпле, белгечлеге буенча эшләмәүләрен хәбәр иткән, 30,6 процент һөнәрләре буенча эшне кызыксыз дип атаган.

Респондентларның барысы да диярлек (98,3 процент) алга таба белем алуның файдасына ышана. 69,2 процент даими рәвештә квалификация күтәрү курсларын узарга кирәк дип саный.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев