Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Россиядә автомобильләргә мәҗбүри техник карау уздыруны бетерергә тәкъдим ителәчәк

«Бердәм Россия» партиясе автомобильгә техник карауны машина хуҗасы алышынганда гына үткәрергә тәкъдим итә.

«Бердәм Россия» партиясе Дәүләт Думасына шәхси автотранспортка мәҗбүри техосмотр үткәрүне бетерү проектын кертәчәк.

«Бердәм Россия» партиясе автомобильгә техник карауны машина хуҗасы алышынганда гына үткәрергә тәкъдим итә. Анда да автомибиль яисә мотоцикл дүрт елдан искерәк булса гына. Башка барлык очракларда да без бу процедураны ирекле итеп калдыру яклы. Әлеге инициатива бары физик затларга гына кагыла. Коммерцияле транспот өчен ул кулланылмый», — дип белдерде партиянең генераль советы секретаре Андрей Турчак. Бу хакта РИА Новости яза.

Турчак әйтүенчә, депутатлар закон проектын хөкүмәт белән бергәләп эшләп бетереп, аны Дәүләт Думасына кертәчәкләр һәм яңа сайланышта оператив төстә кабул да итәчәкләр. Аның сүзләренчә, техник карау үткәрүгә бәйле закон 1994 елда кабул ителгән һәм алар инде «мораль искергән».

Үз чиратында вице-премьер Марат Хөснуллин, «Бердәм Россия» партиясенең бу тәкъдиме күптән өлгергән иде, дип белдерде. «Үзенең мотоциклы яки автомобиленең иминлеген иң беренче чиратта хуҗа кеше үзе кайгыртырга тиеш», — диде ул.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/08-09-2021/rossiyad-avtomobill-rg-m-b-ri-tehnik-karau-uzdyruny-betererg-t-k-dim-itel-ch-k-5836752

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев