Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Россиядә көнбагыш мае җитештерү арткан

2022 елның апрелендә көнбагыш маен җитештерү күләме рекордлы күрсәткечкә җиткән.

Бер ай эчендә предприятиеләр 738 мең тонна продукция эшләп чыгарган.

Моннан алдагы айлык максимум (700 мең тонна) 2020 елның декабрендә теркәлгән, дип яза «Коммерсант» газетасы.

Сезон башланганнан бирле, 2021 елның сентябреннән 5,1 миллион тонна (2020 елда – 5 миллион тонна) үсемлек мае җитештерелгән.

Апрель аенда Россия экспортка сезон өчен рекордлы күләмдә май (345 мең тонна) озаткан. Бу дөнья базарында үсемлек маена бәяләрнең кисәк артуы һәм пошлиналарның кискен күтәрелүен көтү фонында бара.

Аналитиклар исәпләгәнчә, сезон башыннан бирле Россия чит илгә 1,6 миллион тонна май чыгарган. Ул, беренче чиратта, Төркия, Һиндстан һәм Мисырга озатылган.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев