Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Росстандарт алкогольсез эчемлекләргә яңа ГОСТ кабул итте

Яңа стандарт 2028 елның гыйнварында үз көченә керәчәк.

Росстандарт этил спирты, витаминнар һәм башка матдәләр күләменә чикләүләр урнаштырып, алкогольсез эчемлекләргә яңа ГОСТ кабул итте. Моны, ведомствоның электрон базасын өйрәнеп, РИА Новости агентлыгы ачыклаган.

Алкогольсез эчемлекләрне морс, сок, үсемлек чималы, ароматизаторлар һәм минераль су нигезендә ясалган төркемнәргә бүлгәннәр. ГОСТ тониклар, энергетиклар, әчетелгән эчемлекләр һәм куастан тыш, алкогольсез продукциягә кагыла.

Документ нигезендә, эчемлектә минераль матдәләр һәм витаминнар уртача тәүлеклек норманың - 7,5 процентыннан, ә азык җепселләре бер порциягә 1,5 граммнан да ким булмаска тиеш. Саклаган вакытта утырым барлыкка килсә ярый, әмма ул сыеклыкның үтә күренмәле булуына йогынты ясамаска тиеш, диелә ГОСТта.

Яңа стандарт 2028 елның гыйнварында үз көченә керәчәк.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев