Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Росстат: Май аенда Татарстанда үлүчеләр саны 3 процентка диярлек арткан

Быелның беренче биш аенда республикада 20 961 кеше вафат булган.

2021 елның маенда Татарстанда 4 036 кеше якты дөнья белән хушлашкан – бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 2,7 процентка күбрәк. Шуларның 271е коронавирус инфекциясеннән үлгән – 49 очракта вирус идентификацияләнгән, калган очракларда ул бары тик үлемнең төп сәбәбе буларак фаразлана, дип хәбәр итә Росстат.

Быелның беренче биш аенда республикада 20 961 кеше вафат булган – бу 2020 елның шул чоры белән чагыштырганда 12,1 процентка артыграк. Россиядә исә май аенда барлыгы 162 283 кеше (шуларның 12 779ы – коронавирустан) якты дөнья белән хушлашкан.

Моннан тыш, Росстат мәгълүматлары буенча, әлеге айда Татарстанда туучылар саны 1,7 процентка арткан — 3266 сабый дөньяга аваз салган.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/incident/12-07-2021/rosstat-may-aenda-tatarstanda-l-chel-r-sany-3-protsentka-diyarlek-artkan-5829950

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев