Чара Казахстанда «Астана Арена» стадионында булды, дип хәбәр итә республика Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
Тантанада Үзбәкстан Президенты Шәфкать Мирзиеев, Кыргыз Республикасы Президенты Садыр Жапаров, төрекмән халкының милли лидеры – Төрекмәнстанның Халк Маслахаты башлыгы Гурбангулы Бердымухамедов, Бөтендөнья этно-спорт конфедерациясе президенты Билал Эрдоган һәм башкалар катнашты.
Чара Казахстанның дәүләт флагын һәм Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары флагын алып чыгу һәм күтәрүдән башланды. Гимн яңгырады, ә соңыннан стадион буйлап спортчылар тантаналы марш узды. Тантанада шулай ук Татарстан Республикасының дәүләт җыр һәм бию ансамбле дә катнашты.
Ярышлар Казахстан башкаласында 8-13 сентябрьдә уза. Уеннарда Россия җыелма командасы да катнаша – аңа 29 спортчы керә, алар спортның барлык төрләре буенча да көч сынашачак. Шулай ук ярышларга Татарстаннан 12 хөкемдар да җәлеп ителгән.
Нет комментариев