Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Рөстәм Миңнеханов Казанның идарәче компанияләрендә тәртип урнаштырырга кушты

Казан Дәүләт торак инспекциясе республика башкаласының идарәче компанияләрендә тәртип урнаштырырга һәм аларның эшчәнлеген контрольдә тотарга тиеш. Бу кышта шәһәр халкыннан күпсанлы шикаятьләр килгән, шуларның 33 проценты торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләренә кагылган. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәр Думасының йомгаклау сессиясендә шулай дип белдерде.

«Барлык сораулар да күп фатирлы йортларны карап тоту һәм торак фонды белән идарә итүгә кагыла иде. Идарәче компанияләр бөтен җирдә дә тиешенчә эшләми. Бүген сез дә бу хакта әйтеп үттегез, өстәвенә быелгы кыш кемнең кем икәнен ачык күрсәтте. Шуңа күрә торак инспекциясе һәм шәһәр хезмәтләре идарәче компанияләрнең эш дәрәҗәсе һәм сыйфатына игътибар итәргә тиеш», - дип мөрәҗәгать итте республика җитәкчесе Казан мэры Илсур Метшинга.

Элегрәк Метшин, депутатларның сорауларын җавап биреп, Казанның аномаль бураннар аркасында шәһәр халкына «гаять зур уңайсызлыклар» китерүе турында әйткән иде. Шәһәр хакимияте моңа әзер булып чыкмады.

«25 ел мэр булып эшлим, шуның 19 елын – Казанда. Бу табигать бәла-казасын беркем дә көтмәгән иде. Рәхмәт, Рөстәм Нургалиевич, сез ике тапкыр «Буран» программасын хупладыгыз. Әмма безнең барыбызга да һәм мэр буларак шәхсән миңа да кешеләр алдында бик тә оят, чөнки без болай күп кар явасын уйлап та карамадык һәм халыкка гаять зур уңайсызлыклар китердек. Чөнки, тагын бер тапкыр кабатлыйм, бу чын мәгънәсендә табигать бәла-казасы иде. Яхшырак эшләргә тырышачакбыз», - диде Метшин.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев