Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Автомобильчеләр көне белән котлады

Автомобильчеләр көне (Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне) Россиядә октябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Instagram, Twitter һәм «ВКонтакте» социаль челтәрләрендәге үз сәхифәләренә язылучыларны Автомобильчеләр көне белән тәбрик итте.

Республика Президенты күркәм гадәт буенча җәйге көпчәкне кышкысына алыштырырга кирәклегенә ишарә ясап һәм автоспорт (Рөстәм Миңнеханов – профессиональ автоузышчы, Россиянең атказанган спорт мастеры) белән мавыгуын искәртеп, үз фотоларын урнаштырган.

Ул шулай ук үз сәхифәләренә язылучылардан җәйге көпчәкне кышкысына кайчан алыштырырга ниятләүләре белән дә кызыксынган. «Автомобильчеләр көне белән, дуслар! Тәгәрмәчләрне кайчан алыштырырга уйлыйсыз? — дип язган ул.

Автомобильчеләр көне (Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне) Россиядә октябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм совет заманында ук, 1976 елда гамәлгә куелган иде. 1996 елдан ул Автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне буларак бәйрәм ителде, ә 2000 елда Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көнен аерым бәйрәм буларак билгеләп үтә башладылар. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/31-10-2021/r-st-m-mi-nehanov-tatarstanlylarny-avtomobilchel-r-k-ne-bel-n-kotlady-5842249

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев