Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Рульдә һаман исерекләр

Исерек хәлдә автотранспорт руле артына утыручылар турында әледән-әле язып торабыз, аларның суд карары нигезендә “права”дан колак кагуын да беләбез – тик алкоголь кулланган йөртүчеләр ачыклана тора.

Батырлык түгел бу, акыл томалану билгесе. Узган атнада тагын бер шундый “батыр” тоткарланган. Шул ук вакытта йөртүче хокукы булмаган берәүне рульдән йолкып алганнар. Кызганычка каршы, юл иминлеге белән бәйле хокук бозулар дәвам итә. Әнә бит, бер йөк машинасы «тыела» дигән юл билгесенә кергән. Ә бер транспорт, гомумән дә, учетта тормый. Тагын берсенең дәүләт теркәү номерларын укырлык түгел. Ә менә бер транспортта “перегруз” ачыкланган. 13 автомобильдә куркынычсызлык каешын такмаганнар. Таяк ике башлы диләр – җәяүлеләр дә калышмый. Юл йөрү кагыйдәсен бозган 5 җәяүлегә дә административ протоколлар төзелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев