Рузия Камаеваның әнисе: Баламны җир астына илтеп салулары җиңел булмады
Әтнә районының Күшәр авылыннан 58 яшьлек Сәрия Камаева ире белән 17 ел гына яшәп кала. Ире үлгәндә, кулында 3 бала, иң олысына 16 яшь була.
Төп йортны ташламый ул. Каенанасы Гөлзада һәм аның олы кызы Рузия белән яшәп кала. Бу йортка килгәненә 33 ел икән инде. Рузия Камаеваны белүчеләр бардыр. 18 яшендә юл фаҗигасенә очрап, гомерлек инвалид булып калган көчле рухлы кеше иде ул. Кызганыч, күп китаплар һәм җырлар авторы Рузия Камаева 14 май көнне 61 яшендә яман чирдән вафат булды. Ул чакта хәлләрен белергә дип шалтыраткач, авылдашлары, бу гаиләдәге бар кеше зур сынаулар үтте, дигән иде. Шушы көннәрдә без яңадан Камаевалар белән элемтәгә кердек. 85 яшьлек Гөлзада апаның колаклары начар ишетә, телефоннан сөйләшә алмый икән. Бала хәсрәте авыруларын тагын да кузгаткан. Телефонны алган ханым киленнәре Сәрия апа булып чыкты. – 25 яшемдә күрше авылдан килен булып төштем. Ул чакта йортта авыру апа булуын уйлап тормадым инде. Рашатны яратуым көчле булганмы, бернидән курыкмыйча кияүгә килгәнмен. Безнең заман кешеләре барган җирдә таш була белде инде ул. Әти-әнигә дә зарланып йөри белмәдек. Үз әнием дә, баргансың икән, кайтып йөрисе юк, диде. Тату гына яшәргә тырыштык, – дип яшьлек елларын искә алды Сәрия апа. – Ирем кинәт кенә үлде дә китте. 41 яшемдә тол калдым. Иң олы балабыз ДЦПлы иде. Аны аякка бастырасы бар, ике кызым да кечкенәләр. Берсе – 7, икенчесе 4 нче сыйныфта укый иде. Кая анда яңадан кияүгә чыгу… Язмышыма риза булып, гомер иттем.
Сәрия апаның да капчыгы буш түгел. Иренең үлеменә төгәл ике ел дигән көнне улы Ришат үлеп китә. 18 яше тулган була аның. Табиблар кинәт кенә гемоглобины төшкән диләр. – Баламны җир астына илтеп салулары җиңел булмады. Нинди генә булса да, бик газиз иде ул. Әле дә исләремә төшкән саен йөрәгемә кан сава. Иремне дә юксынам, – ди Сәрия апа. Шөкер, ике кызы да кияүдә икән инде. Матур гына гомер итәләр дип сөенә әниләре. – Иремнең абыйсы Рүзәл гаиләсенә дә кайгы килде. Алар күрше урамда гына яшиләр. Гаилә корып, җиде ел яшәгәч, уллары туган иде. Кызганыч, ул бала да арабыздан иртә китте. Аңа чуан кебек әйбер чыккан иде. Кая гына йөртмәделәр, ни икәнен төгәл белүче булмады. Яман шеш икәнен ачыклаганда соң иде инде. Энебез 22 яшендә вафат булды, – ди Сәрия апа. Рузия апаның иң авыр чакларында янында киленнәре була. Сәрия апа иренең апасын ташламый. Гомере буе фельдшер булып эшләгәч, ул үз җылысын өендәгеләргә генә түгел, бар авылдашларына өләшә. – Табиблар Рузия апада 2022 елда яман шеш тапты. Үпкәсендә иде. Бераздан ашказаны асты бизенә һәм бавырына да метастаза киткәнен әйттеләр. Бер дә бирешмәде ул. Тереләм, диде. Казан хастаханәсендә бергә яттык. Химия терапиясе дә алды. Инде савыгып киткән кебек иде. Тик без дигәнчә генә буламы соң ул? Авыру яңадан баш калкытты. Ике атна дигәндә, апабыз китеп тә барды, – ди Сәрия апа. – Заманында безнең өйгә кунаклар еш кайтты инде. Рузия апаны күп басмаларга язып чыктылар. Ул кул эшләренә дә оста иде. Янәшәсендә булуыма рәхмәтен гел әйтеп торды. «Әле ярый син бар, әле ярый кабат кияүгә чыгып китмәдең», – дияр иде. Каенанасына да бик кирәк Сәрия апа. Бераз гына соңга калса, авырулар янында озак торса, күршеләргә кереп эзләтә икән. – Язмышларны берничек тә үзгәртеп булмый инде ул. Кешеләргә кирәк булуым белән бәхетлемен. Ике кызымның тормышына сөенеп яшим. Инде Күшәрнеке булып беттем. Мондагы һәр кеше бик якын, – ди ул. – Тормыш итәргә сабырлыгым булышты. Хәзер яшьләрдә бу сыйфат юк. Мин каршы дәшмәдем. Балаларым кеше булсын, дидем. Яраткан эшем бар. Кешеләрне дәвалап, рәхмәт ишетеп яшәргә язсын. Бернәрсәгә дә үкенмим. Сүз уңаеннан, Сәрия апа, бер дә фотога төшкәнем юк, дип, язмага Рузия апасының фотосын куюны сорады.
Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев