Шагыйрьләр – Олы Мәңгәрдә
Шигырь сөючеләр ул көнне авыл мәдәният йортында Алабуга белән Әтнә иҗатчыларының чыгышларын тыңлый алды. “Туган якка илтә бар юллар” дип исемләнгән чара чын мәгьнәсендә шигьрият бәйрәменә әйләнде.
Олы Мәңгәргә Алабуганың “Чулман” әдәби-музыкаль берләшмәсе шагыйрьләре кайтасын әйтеп, әлеге очрашуга авыл җирлеге башлыгы Фәридә Филатова безнең “Күңел чыңы”н да дәшкәч, бер мәл уйга да калдым. Азрак шүрләтте дә бу хәбәр. Ни дисәң дә 1953 елдан бирле эшләп килгән, күп кенә шагыйрьләр, язучыларның иҗатын үстергән, күтәргән шәһәр берләшмәсе, Чаллы, Татарстан язучылар берлекләре белән нык элемтәдә торуларын да искә алсак, уйланырлык җирлек бар. Үзебезнең каләмдәшләр белән киңәшләшкәч, тәвәккәлләдек. Суга керми генә йөзәргә өйрәнеп булмаганын беләбез.

Алабугаларның Олы Мәңгәргә очрашуга кайтуларының сәбәбе – әлеге берләшмәнең үз иганәчесе бар – “Клиника Вашей Мечты” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең генераль директоры Раил Латыйпов Олы Мәңгәр авылында туып үскән егет. Бакыйлыкка күчкән Дибәҗә Каюмованың “Былбыллы бакча” исемле китабын аның ярдәме белән чыгарганнар. Раил Латыйпов – авторның кияве. Китапка авторның төрле елларда иҗат ителгән проза, поэзия әсәрләре туплап бирелгән. Очрашуга Раил Әхмәтгали улының хатыны Алсу кайткан иде. Кичә барышында берләшмә җитәкчесе Тәҗрия Җәләева берничә тапкыр “Үз якташыгыз белән горурлана аласыз...” дип кабатлады.

Олы Мәңгәргә кайтканчы күптәнге хыялларын да тормышка ашырган алар. Тукай-Кырлай авылында булганнар. Ташкичүгә кергәннәр. Арча ягының истәлекле урыннары белән танышканнан соң, Әтнәгә чират җиткән. Бу сәяхәт тә иганәче Раил Латыйпов ярдәме белән оештырылган. (Азрак кызыгып та, көнләшеп тә тыңладык кунакларны, чөнки аларда акчага бәйле кыенлыклар юк. Барасы килгән җирләренә баралар. Үзләре яшәгән төбәктәге берләшмәләр белән күптән очрашканнар. Китап чыгару проблемасы да юк. “Алсуга гына әйтәбез...” дип сөйләделәр) “Кырлайдагы Тукай һәйкәленә баш иясем килгән иде. Бу хыялым тормышка ашты. Күземнән яшьләр чыкты. Тукайның да ике күзеннән ике бөртек яшь тамчысы тәгәрәде... яңгыр ява иде ”, – дип сөйләде Әнисә Гәрәева үзенең Тукайга багышланган шигырен укыр алдыннан.
Менә шулай аралаша-аралаша килгән кунаклар белән чиратлап, ике берләшмә иҗатчылары да үзләренең шигырьләрен укыдылар. Ә аңа кадәр таныштык. Алабуга берләшмәсе җитәкчесе Тәҗрия Җәләева үзләренең әдип-шагыйрәләре белән таныштырды: язучылар Кадрия, Наил, Зөлфия Примаковалар, Хашия Төхвәтуллина, Гөлнара Хуҗина, Равил Шабаев, Тәслимә Кәримова, Эльвина Шакирова, Әнисә Гәрәева... “Эльвина Шакирова быел Саҗидә Сөләйманова исемендәге стипендиягә лаек булды. Безнең белән “Алабуга нуры” газетасы хәбәрчесе Резеда Нуриева, Пушкин исемендәге үзәк китапханәнең әйдәп баручы китапханәчесе Гүзәл Шәрипова да кайттылар”, – дип, таныштыруын дәвам итте җитәкче. Кызыксыну көчле, өйрәнү теләге дә зур, кунакларның һәр сүзләрен бик игьтибар белән тыңладык. “Күңел чыңы” ның җиде иҗатчысы – Гөлүсә Галимҗанова, Айгөл Баһавиева, Фәрдия Төхфәтуллина, Фәридә Гарипова, Алсу Мәрданова, Мөнир Шакиров һәм мин катнаштык очрашуда. Үз чиратымда мин дә үзебезнекеләр белән таныштырдым. Күрсәтерлек, мактанырлык эшләребез күп булса да, әдәп саклап, иң дәрәҗәлеләрен генә әйтергә тырыштым.
Район хакимиятенең ярдәме хакында да әйтергә онытмадым...
Чараны авыл җирлеге башлыгы Фәридә Филатова үзе башлап җибәреп, үзе алып барды. Гөлсинә Шакирова үзенең җырларын бүләк итте. Очрашуның иң кыйммәтле өлеше – аяклы тарих, “Әтнә таңы”ның актив хәбәрчесе, авылның аксакалы, берничә китап авторы Илсур абый Шакировның Әхмәтгали нәселе хакында, Олы Мәңгәрдән чыккан шәхесләрне барлап, тарихка бәйләп сөйләве булды. Ветераннар советы рәисе Хәлимә апа Закированы да зур кызыксыну белән тыңладык. Бәйрәм ашы кара-каршы дип, ул алабугаларга да, безгә дә Вилдан Гарифҗановның (хәтерләгез әле Вильдан Мәхмүт булып яза иде газетага) “Илһам бирә миңа Мәңгәрем” дип исемләнеп, узган ел Казан “Хәтер” нәшриятында басылган китабын һәр ике якка да бүләк итте. Дибәҗә Каюмованың “Былбыллы бакча”сы янәшәсендә Вилдан абый китабы да лаеклы урын алды.
Дүрт сәгать барган очрашу, чәй табыны артында дәвам итте. Очрашу барышын Хәйдәр абый Гарипов видеога төшереп барды.
Кунаклар ничектер, без ярты төнгә кадәр һәр чыгышны анализладык. Мөмкинлек тә булды, безнең иҗатның фанаты, район больницасы китапханәчесе Гөлнара Шаһиева һәрберебезнең чыгышын видеога төшереп барган булып чыкты. Аерым рәхмәтебез аңа. Очрашу тәмамланыр алдыннан чыгыш ясап, рәхмәтен дә җиткерде әле ул. Безне тыңлаган китапханәчеләребез дә: “Бик яратып тыңладык чыгышларыгызны. Бик рәхәт, әйбәт кичә булды. Вакыт үткәне сизелмәде дә...”, – дип шатландырдылар.
Үзебез дә үзебездән канәгать калдык. Иҗат бар, язучылары да, күрсәтерлегебез дә, уңышларыбыз да бар. Менә Раил кебек иганәчене генә кайдан табасы?.. Алабугалар күк иҗатта кайнар өчен, финанс ярдәме кирәклеге бәхәссез икәнен дәлиллисе юктыр.
Сүрия Мингатина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев