Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сайлауга махсус кайткан

Дусым авылыннан 62 яшьлек ханым сайлауларга Казаннан махсус кайткан

Низаметдинова Эльза Эльбрус кызы Дусымда урнашкан 1002нче сайлау участогына Казаннан махсус кайткан.
— Гражданлык бурычымны үтәргә дип, сайлар өчен иртә таңнан торып юлга кузгалдым, — ди ул.
Теркәлүе Дусымда аның. Иң кызыгы — ул әле беренче тапкыр гына сайлый. Ике ел элек кояшлы Үзбәкстаннан Татарстанга күчеп кайткан һәм яңы гына гражданлык алган.
— Минем өчен зур бәйрәм бу көн, — ди елмаеп. 

Хәер, бәйрәм арты бәйрәм икән әле аның. 8 март — Халыкара хатын-кызлар көне арты, 12 мартта туган көнен билгеләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев