Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Саклану министрлыгы Татарстанда дошман БПЛАлары юк ителү турында хәбәр итте

Ведомство мәгълүматлары буенча, Россия төбәкләре күгендә 31 июльгә каршы төндә барлыгы 371 дошман пилотсыз очкычы юк ителгән.

«Узган төн дәвамында һава һөҗүмнәреннән саклану дежур көчләре тарафыннан Белгород, Брянск, Воронеж, Волгоград, Курск, Ростов, Тула өлкәләре, Краснодар крае, Дагыстан Республикасы, Кырым Республикасы, Татарстан Республикасы территорияләре һәм Азов һәм Кара диңгез акваторияләрендә 371 Украина пилотсыз очу аппараты тотып алынды һәм юк ителде», – диелә хәбәрдә.

Элегрәк ТР Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев логистик үзәккә һөҗүмнең кире кагылуы турында хәбәр иткән иде, ә Түбән Кама мэры Радмир Беляев шәһәр күгендә дошман БПЛАсы юк ителү турында белдерде.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев