Узган төндә ил территориясендә 443 дошман пилотсыз очкычы бәреп төшерелгән. Бу хакта РФ Саклану министрлыгы хәбәр итә.
«Узган төндә һава һөҗүмнәреннән саклану дежур көчләре тарафыннан Смоленск, Түбән Новгород, Белгород, Брянск, Курск, Калуга, Тула, Орлов, Липецк, Тамбов, Воронеж, Рязань, Владимир, Ростов, Волгоград өлкәләре, Пермь һәм Краснодар крайлары, Мәскәү төбәге, Татарстан, Удмуртия, Кырым республикалары һәм Кара, Азов диңгезләре акваторияләре территорияләрендә самолет тибындагы 443 пилотсыз очкыч аппараты бәреп төшерелде», – диелә хәбәрдә.
Нет комментариев