Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Сәламәт һәм актив булыйк

Урамда дымлы, кояшсыз, әле яңгырлы, әле карлы һава торышы. Гел үзгәреп торган һава шартларында безнең организм ниләр кичерә? Активлыкны саклар өчен нишләргә кирәк?

Күбебезне борчыган сорауларга Әтнә үзәк район больницасының медицина профилактикасы буенча табибы Лилия Хәйруллина үзенең киңәшләрен бирде.

– Лилия Рифгадовна кышкы чорда безнең организмыбыз өстәмә: салкынлык, кояш нурлары аз булу, витаминнар җитмәү кебек авырлыкларга дучар ителә. Шуңа күрә бу чорда физик активлык тагын да әһәмиятлерәк диләр? Сез табиб буларак активлыкның нинди төрләрен киңәш итәр идегез?

– Чыннан да, кышкы чорда кан әйләнешен яхшырту, кәефне күтәрү һәм иммунитетны ныгыту өчен активлыкны арттыру кирәк. Моның өчен аның төрләре күп, әлбәттә. Чаңгы да, тимераяк та шуурга һәм кышкы спорт төрләре белән шөгыльләнергә мөмкин. Яки саф һавада йөрү, иң мөһиме – урамдагы һава торышына игътибар итеп киенү кирәк. Аннары өйдә төрле күнегүләр эшләргә була. Моның өчен хәзер онлайн­программалар һәм кушымталар да бик күп.

– Дөрес киенү, димәктән. Сез ничек киенергә тәкъдим итәсез?

– Күп катламлы итеп киенү яхшырак булыр. Бу инде күп итеп, “кәбестә” кебек киенү дигән сүз түгел. Мәсәлән: беренче катлам – термо эчке кием, икенчесе – җылы кием, өченчесе җилдән һәм дымнан саклаучы куртка. Шулай ук шапка һәм шарф, перчаткалар булу да мәҗбүри. Аяк киеме җылы һәм су үткәрми торган булырга тиеш.

– Дөресен әйтергә кирәк, соңгы елларда күбебез урамга чыгарга иренә. Телевизор каршында яки телефонда утыру рәхәтрәк кебек. Үзеңне урамга чыгарга ничек мәҗбүр итәргә соң?

– Иң беренче чиратта, йөрү яки спорт белән шөгыльләнү өчен үзегезгә дус­иш табарга кирәк. Үзегезгә кечкенә максатлар куегыз һәм аларны үтәгән өчен үзегезне бүләкләгез. Активлык трекингы өчен кушымталар кулланыгыз һәм дусларыгыз белән ярышыгыз. Болар барысы да мотивация һәм күңел ачу өстәячәк. Иң мөһиме теләсә нинди һава торышында да сәламәт һәм актив булыгыз!

– Җавапларыгыз өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев