Сәламләү көне булып узды
Борынгы елларда кешеләр очрашканда матур сүзләр әйткәннәр, махсүс сәламләү ишарәләре белән алмашканнар.
Төрле халыкларда, төрле вакытларда бу сүзләр һәм ишарәләр төрле булган, ләкин алар һәрвакыт хөрмәт күрсәтү ысулы ярдәмендә сәламләгән кешегә яхшылык теләгәннәр. 21 ноябрьдә бик күп илләрдә сәламләү көне булып билгеләп үтелә. Олы Әтнә балалар бакчасында да Сәламләү көне узды. Бакчага килгән баланы сәлам бирергә, исәнләшергә өйрәтү бик мөһим. Чөнки ул балага көне - буена уңай йогынты ясый, көннең матур үтәчәгенә ышаныч уята.
Мәктәпкә хәзерлек 1 төркеме балалары да шушы көн уңаеннан йөрәк буяп бер берсенә бүләк иттеләр, ягымлы сүзләр әйттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев