Салым түләүдә үзгәрешләр дә бар
Көз аена керү белән салым түләргә кирәклекне искәртеп, хәбәрнамәләр килеп төшә. Кемгәдер ул хат итеп юллана, кемнеңдер шәхси кабинетына хәбәр килә.
“Салымыңны түлә дә, тынычлап йокла” гыйбарәсе шушы вакытта баш калкыта. Чөнки алдагы ел өчен салым түләү вакыты шушы чорга туры килә. Елның-елында Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 5нче салым инспекциясе бүлеге җитәкчесе Мөнир Шәйдуллин белән әңгәмә уздыру бер традициягә әйләнде. Бу юлы да аңа үзебезне һәм район халкын борчыган сорауларны бирдек.
– Мөнир Әмирович, салым инспекциясендә кызу эш вакыты дисәк тә ялгыш булмастыр инде?
– Әйе, бүгенге көндә салым инспекциясендә урак өсте дияргә дә була. Чөнки без алдагы 2023 ел өчен милек салымнарын туплау, исәпләү буенча бик күп эш башкардык. Һәм бүгенге көндә салым түләргә тиешле гражданнарга түләү кәгазьләрен җиткерү белән шөгыльләнәбез. Бүгенге көндә салым түләү кәгазьләре шәхси кабинеты булучыларга шунда гына юллана. Шәхси кабинеты булмаучыларга ул почта аша килә. Әгәр шәхси кабинетка керү пароле югалса, борчыласы юк. Парольне кабат яңартырга була. Моның өчен теләсә-кайсы салым инспекциясенә килергә, әгәр Казанга бару мөмкинлеге булмаса, райондагы күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
– Агымдагы елда салым түләү белән бәйле төрле яңалыклар турында да әйтеп үтсәгез иде?
– Илдәге вәзгыять салым өлкәсенә дә турыдан-туры кагыла. Хәер, ул үзгәрешләр ел да булып тора. Яңалыкларның берсе шул, әгәр дә исәпләнгән еллык салым суммасы 300 сумнан артмаса, быел хәбәр җибәрелми. Элегрәк ул 100 сумга кадәр генә иде. Быелдан ул 300 сум булды. Шуңа күрә түләү турында хәбәр киләсе елга, ике елны бергә кертеп исәпләнеп җибәреләчәк.
Салым түләүгә килгәндә тагын бер кат искә төшереп узасы килә. Әгәр йорт мәйданы 50 кв.метрдан, квартираныкы 20 кв. метрдан, бүлмәнеке 10 кв.метрдан артмый икән, аңа салым исәпләнелми.
Бу канун нигезендә каралган. Аннары кабатлап китү урынлы булыр. Милеккә салым исәпләгәндә ташламалар каралган. Ташламаларга килгәндә, ул безнең пенсионерларга һәм пенсия яшенә җитеп килүчеләргә кагыла. Аларга бер йортка, шуңа өстәп бер фатирга, 6 сутый җиргә салым ташламасы бирелә. Әгәр дә пенсионер исемендә бер генә йорт яки фатир икән, аның исеменә салым килми. Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә булучылар, 1 һәм 2 группа инвалидлар да ташламаларга ия. Ташламалар турында борчыган сораулар булса, Федераль салым хезмәте сайтына кереп, тулырак мәгълүмат алырга мөмкин. Быелгы тагын бер зур яңалык – физик затларның банкларда булган вкладларына исәпләнгән процентларга салым түләнелә башлаячак. Бу инде өч ел элек кертелгән иде. Ике ел ул мораторий үтте. Физик зат банкка вкладка акча салды, ди. Салынган акчага салым алынмый. Мәсәлән 800 мең сум акча салдың. Һәм ул 900 мең сум булды, ди. 100 мең сум процент акчасына гына салым исәпләнелә. Шул ук вакытта процент 150 сумнан артса гына салым исәпләнелә (тулырак мәгълүматны «Әтнә таңы» газетасының «Вконтакте» челтәрендә җитәкче белән булган туры эфирдан тыңлап белә аласыз).
– Шәхси кабинетны ничә яшьтән ачарга була?
– Шәхси кабинет ачуда бернинди чикләүләр дә юк. Сабый балага да шәхси кабинет ачарга була. Аның уңайлыклары бик күп. Чөнки барлык мәгълүматлар биредә тупланган. Физик затның барлык мәгълүматы шушы кабинетка була.
– Салым түләү өлкәсендә бурычың булган очракта, тиешле субсидия түләнми дип беләм?
– Кызганычка каршы, салым түләү буенча 1 тиен бурычың булса да, тиешле субсидия түләнми. Шуңа күрә, мәсәлән, күп балалы гаилә буларак ниндидер субсидия килүдән тукталды икән, салым буенча бурыч юкмы икәнне карарга кирәк.
– Аңлаешлы җавапларыгыз өчен рәхмәт сезгә.
Редакциядән. Мөнир Шәйдуллинга шәхси сорауларыгыз булса, “Әтнә таңы” редакциясенә 2-11-34 телефонына шалтыратып җиткерә аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев