Самса пешерәбез
Кирәк булачак: он — 4 стакан, йомырка— 1 шт., кайнаган су — 1 стакан, атланмай — 50 г, тоз — 0,5 ч. к.
Эчлек өчен:
Ит — 600-700 г
Суган — 2 шт.
Тоз, борыч
Зира
Тоз, май, йомырканы бергә болгатып кайнаган, кайнар су кушабыз. Аз-азлап он салып болгатабыз. 3 тигез өлешкә бүлеп 30 мин ял иттерәбез камырны. Җәемнәр җәябез.
Кечкенә генә серемне чишәм: җәемнәрне җәйгәндә он түгел, ә крахмал кулланам мин. Җәемнэрне атланмай бн майлагач бераз катып китүен көтәбез. Җәемнәрне берсе өстенә берсен куеп рулет итеп төрәбез. Тигез итеп кабартмалар кисәбез һәм 15-20 мин. суыкта ял иттерәбез. Кабартмаларның рәсемен бетерми генә җәймәләр ясап, начинкасын салып, самса бөрәбез. Әзер самсалар өстенә кунжут сибәбез.
Рецепт авторы: Зөлфия Хәйруллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев