Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Шахмат уйнарга кечкенәдән өйрәнергә кирәк

Шахмат уены балаларга күп шатлык, рәхәтлек китерүче уен гына түгел, ә аларның акыл үсешен үстерүнең нәтиҗәле чарасы да.

Шахмат уенының роле баланың эчке дөньясын формалаштыруда бәяләп бетергесез. Шахмат уйнау хәтерне үстерә, логик фикерләүне үстерүгә ярдәм итә, тырышлык, игътибарлылык, уйланучанлык, максатчанлык тәрбияли. Бу уенны өйрәнүче бала җыйнак була, үзе уйларга, карарлар кабул итәргә күнегә, ахырга кадәр көрәшергә тырыша һәм уңышсызлыкларда төшенкелеккә бирелми. Олы Әтнә балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек 2 төркемендәге күп кенә балаларда шахмат уенына ныклы кызыксыну барлыкка килде. Күпчелек балалар буш вакытларында әлеге уенны алып, үзләренә иптәш табып уйныйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев