Шагыйрь язмышы – халык язмышы
4 декабрь көнне, татар халык шагыйре Сибгат Хәкимнең тууына 110 ел тула
Мари чигендә үк урнашкан Күлле Киме авылы татар халык шагыйре Сибгат Хәким исеме белән әдәбият дөньясында лаеклы урынын били. Монда – ул йөргән сукмаклар, болыннар, үрләр, ерак бабаларының, кадерле кешеләренең кабере; монда – ул серләшкән таллар, өянкеләр; монда – ул илһам алган туган җир туфрагы, авылның эчкерсез гади кешеләре... Алай гына да түгел, монда шагыйрьне күңел түрендә йөртеп, аның иҗатын чын күңелдән ихтирам иткән халык яши. Сибгат ага Хәким үзе дә авылын, туган җирен чиксез яраткан. “Минем барлык якты уйларымның җирлеге шунда, язган вакытта әнә шул җирлек, шул туфракны сизеп, тоеп торсаң – нинди рәхәт!” – дип язган ул үзенең истәлекләрендә.
Коенып үскән су буе.
Шылт та итми як-якта.
Яшәргә риза мин монда,
Әйләнеп бер яфракка.
Без хаклы рәвештә сөекле шагыйребез белән горурланабыз. Сибгат абый күрергә хыялланган ике катлы авылыбыз мәктәбе бүгенге көндә аның исемен йөртә. Ә иң зур байлыгыбыз – моннан 40 ел элек кечкенә генә бүлмә буларак барлыкка килеп, мәктәп бинасында урнашкан, районыбыз башлыгы Габделәхәт Хәкимов инициативасы һәм ярдәме белән мәктәп ремонтыннан соң быел гына зур, якты залга күчерелеп, яңа экспозицияләр, хәзерге заман таләпләренә җавап бирә торган яңа техник – мультимедиа җиһазлар белән баетылган Сибгат Хәким музее.
Тулырак газета битләрендә укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев