Шифаханә язмалары
Рәүфҗан Закиров, Олы Мәңгәр авылы
(Дәвамы. Башы 3нче санда).
– Юк, юк. Син нәрсә? Ул монда булса, аның үзеннән сораган булыр идем.
– Үзеннән сорама, я үпкәләтерсен, дошманына әйләнеп куярсың! Бигрәк тә хатыны – Ирина Андреевна белсә. Эшләр шулайрак дускай. Михаил, шул мин әйткән, коммерческий банкта сакта тора иде. Бер тәүлек эшли, ике-өч көн өйдә. Фактта банк белән Ирина Андреевна идарә итә. Директор урын гына били. Бу банкны оештыручы-учредительләр бик югары урыннарда утыралар. Директорны ике-өч ел саен алыштырып торалар. Ә Ирина Андреевна гел үз урынында, банк оешканнан бирле. Шәһәр уртасында диярлек, Мияс елгасы буенда ике-өч катлы йорт салдырды. Вак-төяк эшләрен эшләп бетерергә Михаилны дәшә башлады. Михаил ул вакытта хатыны, ике баласы белән, немец әсирләре эшләп калдырган ике катлы, барак тибындагы торакта яши иде. Туалет, кухня өч-дүрт гаиләгә берәү. Әле ул фатир да хатынының әнисеннән калган. Михаил үзе ерак авылдан килгән, дача-фәлән юк, буш вакыты күп. Атнасына ике мәртәбә Иринаның коттеджына барып эшли. Ара-тирә кунып та кала. Тора-бара, инде ике-өч ел бар бугай, шул Ирина Андреевна салдырган йортта яшәп тә калды. Ирина Михайловнаның кайтышына, яңа салынган, ундүрт катлы йорттан, ике бүлмәле фатир алып бирде. Михаилны сак хезмәтеннән алдыртты, безнең хуҗаны йөртергә куйдырды. Аның кайда да сүзе үтә. ИринаАндреевнага ир кеше булып туарга кирәк булган. Үз вакытында, артык сайланып, кияүгә чыга алмый калган, эш-дәрәҗә артыннан куган. Картаеп килгәндә Михаилны үзенеке итте. Миша тәртипле, әйбәт егет, ләкин «уҗым бозавы». Беренче хатынының, фатир мәсьәләсендә, колак итен ашаганга да чыдый алмагандыр күрәсең. Хәзерге заманда полиция сержантына кем фатир бирсен. Мин Михаилны бик гаепләп тә бетермим. Дөньяга ике мәртәбә килмәгән бит. Шундый хәлләр Сергей дус, мин белгәне менә шулар. Син бу тарихны миннән ишетмәдең, ярыймы!
Алай икән, имәндә икән чикләвек. Минем тагын бер фикер-фаразым дөрескә туры килде.
Кешеләрне мин генә күзәтмим, минем үземне дә күзәтәләр икән. Бер көнне, төшке аш алдыннан, яныма, минем яшьләрдәге берәү килеп утырды. Сөйләшеп киттек. Хатыны белән Воронеж шәһәреннән килгәннәр. Агаем, минем кебек, егерме елдан артык пенсиядә.
– Бирегә хатыным аркасында гына килдем. Шифаханәләргә йөрергә бик яратмыйм. Кармак алып, су буенда балык тотсам – менә дигән ял, бернинди шифаханә дә кирәкми.
– Сирәк кенә булса да, үзем дә балыкка йөрим. Озаклап утырып, зур балыклар эләктерергә сабырлыгым җитми. Ташбаш, кәрәкә ише вак балыклар тотарга яратам. Кармакны салып өлгермисең, чиртә башлый. Шундый күңелле.
– Алайса син балыкчы түгел, вакыт уздыручы. Балыкның эресен тоту тагын да күңеллерәк. Тоткан саен эрерәген тотасы килә. Унбишәр килолы җәеннәр алганым бар. Дүрт-биш килолы сазан, судакларны чиләк тутырып алып кайттым. Пенсиягә чыккач балыкка йөрергә хиресләнеп киттем. Эшләгәндә вакыт булмады.
– Ул чиләкләп тоткан балыкларны кая куясың соң?
– Балык булса урнаштырып була. Тозлап киптерәм, ыслыйм, кыздырабыз да, уха да пешерәбез. Балыктан туеп китсәк, күрше-күлән, дус-ишкә өләшәм. Синең янга нигә килеп утырдым дип уйлыйсың?
– Андый сорау башыма да килеп карамады.
– Бильярд уйныйсыңмы?
– Соңгы мәртәбә узган елны, Горбатов шәһәрендәге шифаханәдә уйнаган идем.
– Биредә бик әйбәт бильярд залы бар. Өч өстәл. Каршыга уйнарга кеше юк. Үземә генә күңелсез. Әнә теге кысык күзле азиат малаен уйнарга өйрәтә. Ирле-хатынлы бер пар үзара уйныйлар. Алар бик белеп уйный. Бильярд залы ачылышка, үз таякларын тотып килеп җитәләр. Таяк башына сылый торган бурларына кадәр үзләре белән. Бармакларына әллә ниткән күн уймаклар киеп бетергәннәр. Иренең уйнавы әллә ни түгел. Вәт хатыны уйнап та карый. Бер сукканда икешәр шар кертә. Синең янга миңа каршы уйнарга тәкъдим ясап килдем. Бер егет белән уйный идек. Ул өенә кайтып китте.
Андрей Алексеевич, үзен шулай дип таныштырды, әйтмәсә, биредә бильярд залы барын белми дә идем. Бүген үк шунда очрашырга сөйләштек. Мин килгәндә зал ачылган, Андрей Алексеевич шарлар тезеп маташа. Минем арттан ук бастырып Михаил белән Ирина Андреевна килеп керделәр. Чехолдан таякларын чыгарып, җыйнап, янәшә өстәлдә уйный да башладылар. Җыелмалы бильярд таякларын күргәнем юк иде. Кайсы илдә эшләнгәндер? Бик кыйммәт булырга тиеш.
Хуш! Андрей Алексеевич белән уйный башладык. Начар уйнамый. Бигрәк тә «чужой» шарын төгәл бәреп кертә. Мин «свой» шарын бәреп лузага төшерергә яратам. Беренче уенда ул җиңде. Әй күңеле булды да инде. Әкрен-әкрен таякка, өстәлгә, шартларга ияләнә башладым. Белгән һөнәр онытылмый бит. Заманында, моннан илле еллар элек, бильярдта мине откан кеше бик сирәк иде.
Язманы тулысы белән atnya-rt.ru cайтыннан укый аласыз.
Кичен килеп, авыл клубы ябылганчы уйныйбыз. Вакыт булганда көндезен дә киләбез.
Сөйләшә-сөйләшә уйныйбыз шулай. Янәшә өстәлләргә дә күз төшә. Ирина Андреевна дөрестән дә әйбәт уйный икән. Уңга, сулга карамый, бөтен игътибарны өстәлдәге шарларда. Өченче, дүртенче уенда мин җиңдем. Андрей Алексеевич җиңелергә яратмый икән. Күңеле төште. «Бүгенгә җитәр», – дип, җәтмәдәге шарларны да җыймыйча залдан чыгып китте.
Иртәгесен – ял көне, бильярд залы ачылмый икән. Иртән ашка килгән халыкны Кырым буйлап төрле сәяхәтләргә чакырып торалар. Кызым белән оныгым арысланнар карарга киттеләр. Михаил хатыны белән диңгез сәяхәтенә юл тотты. Автобуска утырып шәһәр базарына барып килгәч, диңгез ярына барырга уйладым. Килгәнгә инде ничә көн, әле диңгез буена килгән юк. Юлда үскән агач, куакларны күзәтә-күзәтә шунда юл тоттым. Һәр агачка, исеме, латынча исеме, туган төбәге язылган такта беркеткәннәр. Хәтта, япон илендә үсә торган агачлар да бар. Диңгез тыныч. Шадра вак дулкыннар гына диңгез читендәге ташларга килеп бәреләләр. Акчарлак һәм бакланнар диңгезгә чума-чума балык тоталар. Диңгезгә кереп торган кыя-тау башында кәҗәләр сирәк кенә үскән үлән утлап йөриләр. Пирста озак кына басып торганнан соң янымда Андрей Алексеевич пәйда булды.
– Экскурсиягә бармадыгыз мени?
– Хатыным андый җирләргә йөри алмый. Диңгез сәяхәтенә бармакчы идек, бәясе бик кыйммәт. Кайда да булса төшке ашны ашагач түгәрәк кенә сумма килеп чыга. Ул акчага без хатын белән өйдә ай буе яшибез.
– Мин Кара диңгездә хезмәт иткәч Кырым минем өчен таныш җир. Аннан соң да, үз машинам белән дүрт-биш мәртәбә килдем бирегә. Ул экскурсияләрдә җәяү күп йөрергә кирәк. Аңа минем аяклар чыдамый. Нормага кертү өчен ике-өч көн урын өстендә ятарга кирәк. Менә бу таудагы замок хәрәбәләрен карап йөргәч тә шулай булды.
– Тикшерткәнең бармы? Нинди диагноз куялар?
– Ун ел чамасы элек, бик борчый башлагач, үзебезнең республика хастаханәсендә тикшерткән идем. Атна-ун көн поликлиникасына йөреп, әллә ниткән анализлар биреп тикшертә башлаган идем. Төгәл генә диагноз куя алмагач, ун көн хастаханәнең үзендә ятып чыгарга туры килде. Остеохондроз дигән авыру миндә. Шуңа күрә теләсәм-теләмәсәм дә шифаханәләргә йөрергә туры килә. Монда алган дәваларның шифасы ел буена диярлек җитә, бик борчымый.
– Минем хатыным да шуның ише авыру белән газаплана. Буыннар авыруы. Бигрәк тә аяклары йөрми. Оча сөягенә килеп тоташкан кузнасы киткән диме. Үземнең Аллага шөкер теш сызлаудан бүтән авырулар турында белешмә алырга кирәк икән. Терапевт: «Кай җирегез авырый?» – дип языйм ди. Минем бер җирем дә авыртмый мин әйтәм. «Алайса юллама ала алмыйсыз. Бронхит белән гастрит олы кешеләрнең икесенең берсендә. Язам шуларны!» – диде. Яз мин әйтәм. Хатынның үзен генә җибәреп булмый бит инде.
– Бик бәхетле кеше икән син. Җитмеш яшенә җитеп, бер авыруы да булмаган кешене очратканым юк иде әле.
Сырхауханәләргә йөрмим, дарулар эчмим. Арып, авыраеп китсәм, берәр йөз грамм әйбәт аракы тотып куям яки берәр бокал үзем ясаган шәрәпне.
Шулай сөйләшә-сөйләшә шифаханәгә кайтып җиткәнбез. Каршыма оныгым йөгереп килде. Арысланнар карап кайтканнар икән инде. Мин оныгыма татарча эндәшкәч Андрей Алексеевич бик аптырады.
– Нинди телдә сөйләштең?
– Үзебезнең телдә, татар телендә.
– Мин сине үзебезнең халык – урыс дип уйлаган идем. Сөйләмеңдә бернинди акцент-фәлән сизелми бит. Төс кыяфәтеңдә гел урыс. Менә сиңа мә! Кай тарафлардан килдегез соң?
– Татарстаннан. Казанга алтмыш чакрымдагы бер авылда яшим. Ә балалар Казанда торалар.
– Оо... Казан! Булганым юк. Узган җәйдә кызым бер иптәш хатыны белән Казанга барып бер атна торып кайттылар. Казанны, Татарстанны мактап туя алмады. Шул иптәш хатыны барырга димләгән инде. Бертуган абыйсы шунда яши икән. Пенсиядәге очучы ди. Бездән Казанга турыга самолет очмый икән. Поезд белән барсаң да берсеннән-беренә күчеп утырырга кирәк. «Мең чакрымнан аз гына артык юк. Әйдә машинаң белән барып кайтыйк әле. Бензинны үзем салырмы!» – дигән. Кызым ерак юлга машинада йөрергә курыкмый. Мәскәвенә дә, Питерына да машина белән генә бара. Кияү – кызымның ире диңгездә, ерак ил-җирләргә йөзә. Елына ике-өч ай гына өйдә тора торгандыр. Җәй көннәрендә, ул кайтасы булса, кызым машинасы белән Питерга барып каршы ала, ялы беткәч илтеп тә куя.
– Кызыгыз ничек диңгезчегә кияүгә чыкты? Воронеж диңгездән ерак бит.
– Алар өйләнешкәндә, кияү Воронежда, бер хәрби заводта инженер-электрончы булып эшли иде. Тора-бара завод ябылды, ул эшсез калды. Үзебездә эш эзләп карады. Бер кая да урнаша алмады. Бозваткычта йөзеп пенсиягә чыккан бер туганы Питерда яши. Менә шул туганы кияүдән диңгезче ясады. Кирәк документлар ясап, әллә ниткән тикшерә-комиссияләр узганчы, ярты ел эшсез йөрергә туры килде. Хәзер ияләнде инде. Корабтан китәсе килми.
– Кызым: «Татарстанда шәһәр-авыллар шундый төзек, матур, сөрелмәгән, иген чәчелмәгән бер генә дә буш җир юк», – ди. Безлә ялтырап торган чем-кара туфрак. Ярты җир буш ята. Әрем, шайтан таягы үсә. Гордеев губернатор булып килшәч, бераз тәртипкә сала башлаган иде. Тагын каядыр Мәскәүгә алып киттеләр.
– Мин яшәгән район республикада иң күп сөт савучы район. Ә Татарстан Рәсәй буенча иң күп сөт җитештерүче. Хәзер басуларга күбрәк терлек азыгы чәчәчләр. Бөртекле игенне күп икмиләр. Шулай да шәхси хуҗалыклар терлекне аз асрый башладылар, бигрәк тә сарык малын. Рәсәйнең элекке авыл хуҗалыгы министры Ткачев, угы-чугы китереп, сөт бәяләрен төшереп бетерде. Хуҗалыкта суйган итне кая куярга белмибез. Терлек асрау зыянга була башлады. Шуңа күрә, аерым хуҗалыклар баш санын киметтеләр дә инде.
– Мин авылда яшәмәгәч бик белеп бетермим. Шулай да, машина белән балыкка йөргәндә, бушап калган терлек торакларына игътибар итәм. Кайберләренең күкмәшәләре генә тырпаеп тора. Дөрес булса, бездәге ит комбинаты Аргентинадан килгән иттән казылык эшли ди. Аның бер тәме калмады. Сәвит заманындагы казылыкны ашап туеп булмый иде.
Ткачев димәктән, ул кая юкка чыкты? Элек гел телевизордан күрсәтәләр иде,бигрәк тә Краснодарда губернатор булып эшләгәндә.
– Бер дә әйтә алмыйм. Воронеж Мәскәүгә якынрак. СИн беләсеңдер дип уйлаган идем.
Андрей Алексеевич минем шарып әйткән сүзне аңлады, елмаеп куйды. Иртәгесен бильярд залында очрашырга килешеп аерылыштык.
Зал ачылганда ук килдем. Берәү дә юк. Берзаман Андрей Алексеевич, кереп чишенмәс борын: «О бүген иртәләгәнсең әле. Тере пар нигә кәренми икән? Азиат та юк.
Азиат дип ул Бурятиедән килеп ял итүчене әйтә. Билләһи йөзгә җитәр. Андрей Алексеевичның әйтеп бетерәе булды. Малае белән теген иптәш пәйдә булды.
– Йөз яшькә җитәрсең! Андрей Алексеевич әле генә сезне искә төшереп тора иде. Дус кеше, сораганга ачуланма! Нигә сез, малаең белән, гел русча сөйләшәсез, үзегезчә сөйләшмисез, бездән тартынасызмы?
– Мин шәһәрдә туып үстем, русча укыдым. Үзебезнең телне начар беләм, ә малаем бөтенләй белми.
Я, Хода! Мондый хәл безнең тарада гынамы дигән идем, бүтән халыкта да бар икән. Ничек шулай йогышлы бу урыс теле? Үзләре бүтән телне өйрәнмиләр, Рәсәйдә яшәгән башка халыкларга да ана телләрен өйрәнергә ирек бирмиләр. Инде без, ярар, Рәсәй уртасында яшибез, калганнарыбыз бөтен Рәсәйгә сибелгән. Ә бурятлап бит Рәсәй читендә. Менә шәһәр ни эшләтми. Аларда да катнаш никахлар бермы икән? Бардыр. Горбатов шифаханәсендә ял иткәндә, бер бүлмәдә яшәгән, Усть-Илим шәһәреннән килгән Анатолий сөйләгән иде: «Минем хатын Марина, урындагы төп халыкка охшаганрак. Бераз гына кысыграк күзле, калын кара чәчле. Ничәнчедер бер буында әбисе бурят булганмы яки урындагы бүтән халыкмы? Болай, үзе белгән барлык әби-бабайлары, бар да урыслар. Рәсәй Себерне, Ерак Көнчыгышны яулап алганда, патшалар анда Дон, Ырынбур казакларын җибәргәннәр. Бөтен казаклар да гаилә белән күчеп килә алмыйлар бит. Казакларның күбесе өйләнмәгән яшьләр булган. Тора-бара, анда яшәгән, төп халык кызларына өйләнгәннәр. Гадәттә, катнаш никахларда сау-сәламәт, чибәр балалар туа, бигрәк тә кыз балалар.
– Менә кара, дип хатынының телефондагы сүрәтен күрсәтте. Дөрестән дә хатыны, төскә-биткә бик чибәр икән. Анатолий үзе Донбасста туып-үскән. Милиция мәктәбен бетергәч Усть-Илимга эшкә җиҗәргәннәр. Шунда Маринага өйләнеп, төпләнеп калган. Хатынын бик ярата булса кирәк. Көненә әллә ничә мәртәбә аның белән телефоннан сөйләшә. Ул телефонга күпме акчалар түккүндер. Шуларны искә төшереп, тел, милләтләр хакында уйлый-уйлый Андрей Алекссевичка оттырганмын. Әй сөенде дә инде. Үзе бертуктаусыз сөйләшә: «Вот так вот Андрей Алексеевич», – дип, үзенә-үзе эндәшә. «Молодец ты оказывается!» – ди. Ярар, чынлап уйнарга кирәк. Гел бу Воронеж урысын сөендереп булмас. Икенче уенны уйнап бетерер алдыннан залга Михаил белән Ирина керде. Без бу юлы, гадәттә Михаиллар уйнаган өстәлдә уйный идек. Янәшәдә буш өстәл булса да, алар анда басмадылар, без уйнап бетергәнне көтәләр. Без уйнаган өстәлнең мәйданы да, шарлары да зуррак, сугарга да иркенрәк. Андрей Алексеевичның да бу өстәлдән китәсе килми. Дүртәүләп уйнарга тәкъдим ясады. Алар каршы килмәде. Беренче уенда, Андрей Алексеевич белән мине бик тиз оттылар. Икебезгә өч шар ала алдыкмы икән, уен бетте. Икенче уенда да алар отып баралар.
– Бик әйбәт уйныйсыз. Кайда шулай уйнарга өйрәндегез? – дип Андрей Алексеевич аларны макта алды.
– Безнең өйдә бильярд бар, – дип Михаил әйткәч, Ирина аңа шундый итеп карады. Михаилны кызганып куйдым.
Уен ахырына якынлаша. Безгә өч шар алырга кирәк, аларга берәү. Мин Михаил артыннан сугам. Ул шарларны «Ыштан кисәрлек» итеп калдырды. Ирина булса алай калдырмас иде. Я, хуш! Тисә тиенгә, тимәсә ботакка дип, нык сугып, «ыштан кистем». «Чужой» шар сул яктагы лузага барып керде. Мин бәргән шар борт янындарак торган шарга бәрелде дә, уң як лузага тәгәрәде. Өченче шар, әйләнеп-әйләнеп килеп, уртадагы лузага егылды. Гомеремдә берюлы өч шар керткәнем юк иде. Бу беренче һәм соңгы мәртәбә булгандыр. Үзем дә аңышмый калдым.
– Во Раиф! Слава Татарстану! Браво Казань!
Инде ничә көннәр аралашабыз, Андрей Алексеевич минем исемне дөрес итеп әйтергә өйрәнә алмады. Дүрт кенә хәреф югыйсә. Ирина таягын Михаилга ыргытып диярлек бирде дә, берәүгә дә берни әйтми залдан чыгып китте. Михаил таякларын җыеп, чехолга салып аның артыннан иярде.
– Минем хатын, минем белән шулай кыланса, билләһи, аның белән өч көн дә яшәмәс идем.
Андрей Алексеевич аларның гаилә тарихын белми. Мин дә аны сөйләргә кирәксенмәдем. Шарларны тезеп, кабат икәү генә уйнап караган идек. Уенның кызыгы бетте. Уйнап та бетермичә без дә залдан чыгып киттек.
– Син ничек берюлы өч шар ала алдың, башыма сыймый.
– Бисмилла әйтеп суккан идем, Ходай булышты, – дип, шаяртып җавап бирдем. Дөрестән дә аның булышлыгыннан башка булмагандыр. Туп тибүче Андрей Аршавин Англиядә уйнаганда бер уенда дүрт туп керткәч, бармагын күккү төбәп, Ходай булышты дигән иде.
– Мәскәүдә торып, МВД академиясендә укыганда, буш вакытта гел бильярд уйный идем. Анда «интереска» уйныйлар. Оттырсаң кибеттән бер ярты аракы алып кайтасың. Оттырасы килми. Җинаятьләр ачу, җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгы булгач, бер бай гына оешма җитәкчесен әгъвәләп, үзебездәге зур бүлмәгә бильярд алырга күндердем. Бүлмә ачкычы миндә. Буш вакыт булса шунда кереп уйный идем. Гел эш-эш кенә димәгән, азрак ялы да кирәк. Ни кадәр бильярд уйнап, берюлы өч шарның кергәнен күргәнем булмады. Син молодец, класс күрсәттең! – дип, кул биреп хушлашып, бүмәсенә китеп барды.
Кайтыр вакыт җитеп килә иде. Бүтән бильярд залына йөрмәдем.
Судакның «Сокол» шифаханәсендә ял итүнең бер үкенече калды. Хатыны белән бирегә ял итәргә килгән, заманында Казанның Идел буе районында милиция башлыгы ярдәмчесе булып эшләгән Хаяров Җәүдәт белән телефон номерларын язышмый калдык. Ике атнадан артык очрашып, сөйләшеп йөрдек. Уртак танышларыбыз да күп иде. Алар бездән берничә көнгә алданрак кайтып киттеләр. Озатканда телефонның номерын үземнекенә язармын дип уйлаган идем. Массаж бүлмәсендә озаграк торып аларны озатырга соңардым. Җәүдәт чакырткан такси иртәрәк килгән булырга тиеш. Ул таксиның койрыгын гына күреп калдым. Вакыт-вакыт, аңа шалтыратып сөйләшеп аласы килә. Әлегә аны эзләп таба алганым юк. Берәрматбугат басмасында бу язмам дөнья күрсә, бәлки табышырбыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев