Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Сибгат Хәким музеенда матур чара узды

Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан Сибгат Хәким музее җитәкчесе Хакимуллина Г. Г. Күлле Киме мәктәбенең башлангыч сыйныф укучыларына экскурсия үткәрде.

" Әнкәй" дип исемләнгән тема шагыйрьнең әнисе Газизә апага багышланган иде. С. Хәкимнең әниләргә багышланган шигырьләре укылды.

Шулай ук, музейда махсус оештырылган күргәзмә дә балаларны бик җәлеп итте. Газизә апаның шәхси әйберләре, аның туган нигезеннән алынган экспонатлар – болар барысы да С. Хәкимнең балачагы, аның тормыш юлы турында сөйләде. Һәрбер предметның үз тарихы, үз җаны бар иде кебек тоелды.

Мондый очрашулар, һичшиксез, балаларның рухи дөньясын баета, милли тәрбиягә этәрә. Сибгат Хәким музеенда узган бу матур чара, "Әнкәй" темасы аша, һәркемгә үз әнисен, үз гаиләсен бары тик бәхетле мизгелләр белән генә искә алырга, аларга булган мәхәббәтне белдерергә этәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев