«Шигырьләрем аша аңларсыз…»
Әтнә үзәк китапханәсендә яшь шагыйрә, журналист Гөлинә Шәйхи һәм татар эстрадасының яшь җырчысы, күпсанлы милли премияләр лауреаты Зәринә Хәсәншина белән җанлы очрашу узды.
Тамашачылар шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Кунагыбыз шигърият сөючеләргә үзенең мәгънәле, эчкерсез, күңелгә үтеп керерлек шигырьләрен бүләк итте. Зәринә Хәсәншинаның моңлы җырлары һәр кешенең йөрәк түренә үтеп керде.
Кичәгә килгән “Мәктәптән тыш эшләр үзәге”нең “Журналистика” берләшмәсенә йөрүче укучылар кунакларга үзләренең кызыксындырган сорауларын бирделәр, теләкләрен җиткерделәр.
Кичәдән алган якты тәэсирләр, җылы хисләр күңелләрдә озак сакланыр дип ышанып калабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев