Шиһабетдин Мәрҗани музее һәрвакыт ачык
2025 ел - Ватанны саклаучылар елы. Шул уңайдан тәрбияви дәрес узды.
Ватанны саклаучылар елы, Бөек Ватан сугышында җиңүгә 80 ел тулу уңаеннан, үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү максатыннан Шиһабетдин Мәрҗани музеенда Комыргуҗа урта гомуми белем мәктәбенең сыйныф укучылары өчен батырлык дәресе үткәрелде.
Дәрестә Бөек Ватан сугышы ветераны, якташыбыз Гали Дәүлиев турында сөйләнелде. Ул Бөек Ватан сугышы вакытында штрафчылар ротасы белән җитәкчелек иткән. Гали Дәүлиев шулай ук "Штрафбат" фильмының прототибы булып тора.
Чара ахырында укучылар фильмнан өзек карадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев