Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Шикәр уйнатабыз, квитанцияләрегезне җибәрегез

2023 елның икенче яртыеллыгына “Әтнә таңы” газетасына язылу дәвам итә.

Хәбәр иткәнебезчә, апрель аендагы ункөнлек вакытында газета укучыларыбыз арасында шикәр комы уйнатачакбыз, дип вәгъдә иткән идек. Бүләкләрне 19 май – Татарстанда матбугат хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре көнне уйнатырга булдык. Газетага язылу турындагы квитанция күчермәләрен редакциягә юллый аласыз.

Газетага язылу май һәм июнь айларында да дәвам итә. Бүләкләр уйнатуны әлеге айларда да дәвам итәчәкбез. Әлегә вәгъдәбезгә тугры калып, шикәр комын ияләренә җиткерәсебез килә.

Шунысын да әйтәсе килә, бүгенге көндә “Әтнә таңы” газетасына әлегә 501 укучы язылган. Алга таба газета укучылар саны артыр дигән теләктә калабыз. Газетаны Казанда яки башка районда да яздырырга буламы, бик укыйсыбыз килә, дигән якташларыбызга шуны әйтәсебез килә. Кызганычка каршы, бу мөмкин түгел шул. “Әтнә таңы”н бары тик Әтнә һәм Арча районнарында яшәүчеләр генә яздыра ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев