Синоптик магнитлы давылларның тагын да артачагы турында кисәтте
Бу Кояшның чамадан тыш актив булуына бәйле
«Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Леус Михаил ел азагына кадәр магнитлы давыллар бермә-бер артачак, дип белдергән.
Белгеч сүзләреннән аңлашылганча бу Кояшның чамадан тыш актив булуына бәйле. «Шулай да ел азагына кадәр күзәтелгән магнит давыллары 1980 нче еллар азагы — 1990 еллар башындагы сыман көчле булмаячак.
Аннары кояшның активлыгы да торган саен кими барачак, -дип ыщандыра синоптик. Сүз уңаеннан, 1989 — 1991 еллар аралыгында теркәлгән магнит давыллары, дөрестән дә, соңгы йөзеллыкта күзәтелгән иң көчле магнит давыллары дип табылган. Ул чорда АКШта ут сүнү, трансформатор яну очраклары да күзәтелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев