Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Синоптиклар якын көннәрдә өшү куркынычы арту турында кисәтә

Татарстанда 12-15 декабрь көннәрендә җил көчәю көтелә.

Температура түбән булганда ул өшү һәм туңу куркынычын арттыра. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге кисәтә.

Шулай итеп, бүген төбәктә җилнең көньяк-көнчыгыштан исүе көтелә. Төнлә аның тизлеге урыны белән 14 м/с, ә көндез 15-17 м/с ка җитә ала. Төнлә һәм иртән һава температурасы -18..-23 градус, ә көнчыгыш районнарда -25..-30 градус тәшкил итә. Көндез -14..-19 градус фаразлана, көнчыгышта кабат салкынрак булачак: -22 градуска кадәр.

Юлларда бозлавык булырга мөмкин.

Татар информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев