Сочида пассажирлар утырган самолет ашыгыч рәвештә җиргә төшкән
Сочида пассажирлар утырган самолет, төзек булмау сәбәпле, ашыгыч рәвештә җиргә төшкән, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.
Штаттан тыш хәл Сочи-Архангельск рейсында килеп чыккан. Һавага күтәрелгәннән соң авиалайнер системаларының берсендәге индикация эшли башлаган һәм экипаж, иминлек таләпләре буенча, аэропортка кире кайткан. Бу вакытта очкычта 125 пассажир һәм 5 экипаж әгъзасы булган.
Зыян күрүчеләр юк. 6:25 сәгатьтә пассажирлар резервтагы самолет белән Архангельскига юл тоткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев