Сөембикә манарасына ярымай кире кайтарылды
Хәбәрләр

Сөембикә манарасына ярымай кире кайтарылды

Реставрация өч атна чамасы вакыт алган, ярымайдан иске алтын катламын салдырганнар һәм яңасын сусаль алтыннан ясаганнар.

Фото: Салават Камалетдинов

Өстәвенә, ярымайны иртәнге 6да, автокран җәелгәннән соң урнаштырырга булганнар. Өстәге эшчеләр бурычны якынча 40 минут эчендә үтәделәр.

«Сөембикә манарасы – безнең музей-тыюлыкның төп символларының берсе. Ә ярымай - аның аерылгысыз өлеше. Шуңа күрә аның яңадан үзенең законлы урынына кайтуы бик шатлыклы», – дип белдерде журналистларга «Казан Кремле» музей-тыюлыгының агымдагы ремонт һәм реставрация буенча директор урынбасары Андрей Нижегородов.

Исегезгә төшерәбез, хәзер реставрация процессы бөтен манарада уза. Эшләрне киләсе елның 30 августына тәмамларга планлаштыралар.

Татар-информ


Нет комментариев