Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сөмбелә Яркәева: “Көнләшүчеләр күп булды...

Адәм баласының тормыш юлы, барлык кайгы-борчулары, шатлыклы мизгелләре маңгаена языла, дигәннәре хактыр.

Әңгәмә герое тормыш сынауларын горур узып, үзендә көч һәм ышаныч тапкан хатын-кызларның берсе. Зур сәхнәгә кечкенә, әмма төпле адымнар белән атлаучы җырчы Сөмбелә Яркәева белән бүген якыннанрак танышырбыз!

-Ни өчен Казанга килергә уйладыгыз? Башкала нәрсәсе белән җәлеп итте?
-Мин Апас районы Кече Болгаер авылы кызы. Казан бөтен кешене дә колач җәеп каршы алмыйдыр ул, тик тормышымны музыка белән бәйләү теләге бик зур иде. Язмышымны рус фильмындагы Фросяныкы белән чагыштырыр идем. Ул да авылдан укырга керергә, артист булырга дип зур шәһәргә килә, имтиханнарга соңга кала, төрле проблемаларга эләгә... Шул героиняның эчке халәте, беркатлылыгы, куркаклыгы мине чагылдыра кебек. БДИларны уңай балларга биреп тә, “И.В.Әүхәдиев исемендәге “Казан музыка көллияте”нең керү имтиханнарына соңга калган идем...

-Нәтиҗәдә, укырга керә алдыгызмы?
-Уку йортының коридорында Мәсгут абый Имашев белән Шамил абый Әхмәтҗанов каршы алды. Күз алдыгызга китерегез, әнисе белән бергә озын, сары толымнарын ике якка үреп салган оялчан кыз басып тора. Әле дә хәтердә, әнине аптыратып: “Алырлармы икән укырга?” дип сөйләнүләрем. Шул сүзләрне Шамил абый ишетеп, “Шундый зәңгәр күзле, озын чәчле кызны ничек алмаска мөмкин?! Укырга кергәч тә фольклор дәресләрен өйрәнербез”, ди. Ул елны рәсми рәвештә студент булып укырга керә алмадым. Аттестатта “3”леләр булуы да начар тәэсир итте. Бер ел абитуриент булып укыдым. Бу турыда әти дә, дус-туганнар да белмәде, яшерә килдем. Икенче елны исә Зөлфирә Шәйдуллина, Регина Тимербулатовалар белән бер группага бюджет урынга укырга кердем. Барысы бергә 5 ел укыдым булып чыга... 

-Югары уку йортына керү теләге булмадымы?
-Булды, әлбәттә. Көллиятне тәмамлауга бер ел кала мин Казан егетенә кияүгә чыктым. Дәүләт имтиханнарын бирер алдыннан Винера апа Ганиевага “прослушивание”гә барып килдем. Хәтерлим, болар барысы да тирәк мамыгының “котырган” чагына туры килде, ә минем аңа аллергия. Борыннан ага, сулыш юллары кысылган... Шундый халәттә “прослушивание”гә барып карадым, бәлки, бюджет урыны булыр, дип өметләндем. Нишләптер Винера апаның мине үз бүлегенә укырга алу теләген күрмәдем. Иң кызыгы шул, икенче көнне имтиханнарның барысын да “5”легә бирдем. Консерваториягә керергә тәкъдим ясалды. Остазым Ания апа Туишева бик сөенде, “Ничә курс укытып та, иң икеләнгән студенткам син идең. Монда исә, киресенчә, ышанычны тулысынча аклаганы син булып чыктың. Гаиләң бар, укуыңны дәвам ит”, - дигән иде. Кызганыч, гаиләдә каршы булдылар... Хыялым чынга ашмый калды. Еш кына кулымдагы “К” хәрефе төшкән татуировка нәрсәне аңлата, дип сорыйлар. Консерватория дигәнне аңалата. 

-Үкенү әле дә бармы?
-Хәзер үкенмим, бу ситуацияне җибәрдем. Татуировкамдагы “К” хәрефе өстендәге чиксезлек тә шуны аңлата: башта икеләнеп, уйланып торам-торам да, җибәрәм... Көллият дипломын алып та, читтән торып КФУның музыка юнәлешен тәмамладым. Яратып укыдым дип әйтә алмыйм. Тормышта башка вазыйфаларым да күп, иң беренче чиратта мин – әни кеше һәм үзенчәлекле баламны үстерәсем бар!

-Балагыз турында да сөйләп китегез әле. Диагнозын кайчан белдегез?
-Язмыш шулай кушкан булгандыр инде, җитлегеп бетмәгән килеш, 8 айда бала алып кайттым. Улыбызның үзенчәлекле сабый икәнен карында вакытта белмәделәр. Йөклелек чоры, бала табулар да күркынычсыз узды. Сабыйга яшь ярым булган вакытта гына безгә куркыныч диагноз әйттеләр – “Гипоплазия мозолистого тела”, ДЦП... Сабыйның исемгә дә, уенчыкларга да, бернинди тавышка да реакциясе булмады. 4 яшенә кадәр аягына басып йөри алмады, сөйләшмәде. Улыма декабрьдә 6 тула, Аллаһка шөкер, йөри, ике телне дә аңлый, тик тулысынча җавап бирә алмый. Баланың сәламәтлеге, киләчәге өчен көрәшәбез. Кызганыч, без боларның барысын да тулы гаиләдә эшли алмыйбыз, әмма әтисе гел ярдәм итеп тора. Аңа бик рәхмәтлемен!

-Сабыегыз белән тернәкләнү процессларын кайларда уздыгыз?
-Казанның барлык хастахәнәләрен йөреп чыктык. Минем көннәрем шул бер үк юлларны таптап узды, өйдә утырып бик ардым. Өстәвенә, 2022 елның март аенда микроинсульт аяктан екты... Бала белән алга китеш булмагач, иремә бер тәкъдим әйттем: “Мин акча эшлим, син баланы карарсың”, дидем. Каршы килмәде. 2022 елның апрелендә эшкә чыктым, хәйран гына итеп акча җыйдым да, август аенда өчәүләшеп машина белән Грузиягә чыгып киттек, ә Грузиядән Төркиягә юл тоттык. 46 шәһәрдә булдык. Мин 5 телдә сөйләшәм, 7 телдә җырлыйм, аралашу ягыннан кыенлыклар булмады. Берәр белгеч табып булмасмы икән, дигән уй белән эшләнелде боларның барысы да. 

-Улыгыз хәзер кем белән яши? 
-Ислам улым әтисе белән яши. Концертларда булмаганда, әлбәттә, үзем белән. Хәзер, Аллаһка шөкер, үз фатирым бар. Улымның кем белән калачагын бик озак хәл иттек. Башта диагнозын да яшерә килдек. Эшкә чакыралар иде, бала авыру булгач чыгып китә алмыйм. Иремнең кайбер туганнары, булышу, сүз белән булса да ярдәм итү урынына, “син авыру бала алып кайттың” дип әйтә килделәр. Мин исә өмет белән яшәдем! Балам аякка басар, сөйләшер дип...

 

-Ни өчен беренче ирегез белән араларыгыз суынды?
-Гаиләне таркатырга теләделәр. Көнләшүчеләр күп булды. Яшермим, алар арасында якыннарым да бар. “Син Марсельгә лаек түгел”, дип әйтүче туганнарым да булды. Сер түгел, иремнең кафе-рестораннары, үз бизнесы бар. Беренче иремнең туганнары, әти-әниләре артист хезмәтен “нормальный” эшкә санамады. “Юньле эшкә урнаш. Заводка бар” дип тә әйтәләр иде хәтта. Ул чорларда һәм әле дә бик күп хәйрия концертларында катнаштым, аны да өнәп бетермәделәр. Бай кәләш кирәк булгандыр инде, күрәсең... 
Туй көнендә үк аерылышуыбызга билгеләр булды. Мине бизәндергән кыз: “Сезнең икенче туегыз да булачак”, ди. Мин кияүгә чыгарга әзерләнеп йөрим, ә ул миңа шулай дип тора! Аннары “Казан” гаилә үзәгенә язылышырга килер алдыннан фотога төшкән вакытта “дымовая шашка”дан ап-ак күлмәгемә ут капты. Регистрациягә килеп җиткәч тә, бусагадан атлап кергәндә талаша-талаша кердек...

-Тормыш иптәшегез белән ничек танышкан идегез?
-Иремне 21 яшемдә очраттым, 2014 елда. Ул вакытта студент әле мин, театрда эшлим. Төрле банкет-чараларда катнашып йөргән чакларым. Бер концерттан кайтышлый, суши-барга кердем. Ашарга заказ биргән вакытта “Сезгә берәр эшче кирәкмиме?” дип татарча сорап куйдым. Студентка акча кирәк бит инде, Зәринә Хәсәншина белән фатир яллап торган вакытлар. Икенче көнне үк “стажировка”га чыктым. Эшкә алган чибәр егет, ягъни беренче ирем миңа күз салган булып чыкты. Мин ул чакта якты, эмоцияләргә бай мөнәсәбәтләр, ут ягып талашулар, хисле үбешүләр һәм куе чибәр ир турында хыялландым. Ә бу тыныч, тыйнак кына егет үзенә каратты да куйды. Бик матур итеп “ухаживать” итте Марсель. Мин эшкә килешкә чәчәк бәйләмнәре, карбызлар алып куя иде. Беренче тапкыр Казанның матур урыннары белән дә нәкъ менә ул таныштырды. Кыйммәтле пәлтәләр, бриллиант йөзекләр бүләк итте, әти-әнисе белән дә кыска вакыт аралыгында таныштырды. Сүз уңаеннан, Марсельнең әнисе гармун уйнаган кешеләрне ярата, хөрмәт итә. Миңа да сокланып карады ул. Беренче елларда мине әлеге гаилә бик ярата, үз итә кебек тоелды...

-Ирегез ничек тәкъдим ясады?
- Мин үзем өйләнгән кебек булдым. Никах, туй процессын тизләттем, басым ясадым. “Йә өйләнешәбез, йә аерылышабыз” дип ультиматум куйган идем. Гаилә кору аның әле уенда юк иде. Бертуган апам 19 яшендә кияүгә чыкты, икетуганнарым да 18-20 яшьлек вакытта тормышлы иделәр инде. Минем дә гаилә кору теләгем зур иде! Шул вакытта Марсельгә үпкәләдем дә, Казаннан кайтып киттем. 5 көннән соң безнең авылга кайтып тәкъдим ясады. Әҗәткә керә-керә, галәмәт кыйммәтле йөзекләр алганын аннары гына белдем. Димәк, яратуы көчле булган! Өйләнгәч тә без 3 ел бала алып кайтмадык, ирем әзер түгел иде. Бизнес, эше күп... Ул чорда да басым ясадым. Кире әйләнеп карыйм да узган гомергә, боларның барысы да дөрес булмаганын аңлыйм. Бер-берсен яраткан яраткан ике кеше, беренче чиратта, гаилә турында уйларга тиештер ул.

-Элеккеге тормыш иптәшегез белән бүген аралашасызмы? 
-Бала – элеккеге ир белән хатынны тоташтырып торучы күпер. Аралашабыз, әйе. Аның хәзер яңа гаиләсе, хатыны бар. Аерылышкан вакытта бернәрсәне дә бүлмәдек, шуңа күрә 2023 елда җиңеллек белән киттем. Минем аңа булган үпкәм, ачуым инде күптән бетте. Элеккеге низагларны чәчеп саласым килми. Үземне Марсельнең урынына куеп карыйм да, аңларга тырышам. 

-Ирегез сезне кире кайтарырга теләмәдеме?
-Теләде. Чәшке туннар, чәчәкләр бүләк итте, артымнан йөреп карады, тик боларның барысы да миңа гаилә нык вакытта кирәк иде. Бала тугач та, еш кына өйдә берүзем калдым, ул көне-төне эштә, ә бизнес бит күп вакыт таләп итә. Минем дә дус кызларым белән күрешәсем, кафеларга барасым, концертларда чыгыш ясыйсым, иркенләп бер сулыйсым килә иде. 

-Яркәева фамилиясе ирегезнекеме?
-Аныкы. Күп кенә җырларым кыз фамилиям астында, Хамидуллина булып иҗат ителде. Сәхнәдә Хәмидуллина булып таныласым килгән иде, тик әтием рөхсәт итмәде. “Кияүгә чыккансың икән, паспортта да, сәхнәдә дә ир фамилиясе белән йөр. Тормыш иптәшеңә хөрмәт булырга тиеш” , - диде. Яркәева фамилиясе шулай ук телевидение-радио өлкәсендә эшләүче иремнең туганнарында да ишеткәнегез бардыр. Бу фамилиягә бер вакытта да тап төшергәнем булмады! 

-“Гарипләр арбасы”нда да йөргәнегезне ишетеп беләбез. Ни булган иде? 
-Әйе, безнең гаиләдә әнием ягыннан генетик тайпылыш бар: аякта халюс вальгус күренеше күзәтелә. Бүгенге көндә әлеге паталогия киң таралган. Биек үкчәле аяк киемнәрен киясе килә, тик булмый... 2016 елда КФУга укырга керергә әзерләнгән чагым иде, аякларым йөрмәс булды. Ирем хирургка алып барды. Ике аякка да берьюлы операция ясадылар. Шул вакытта клиник үлем дә кичердем, 3 сәгатьлек операция 6 сәгатькә сузылган иде. “Теге дөнья”га барып кайттым. Анда бик рәхәт. Томан аша яшел төсләр күргән идем. Гаскәр булып нәрсәләрдер басып торганын хәтерлим, бәлки, фәрештәләр булгандыр. Мине зур ишектән кертмәде алар... Йөреп китүе икеле, диде табиблар операциядән соң. Өйгә кайткач та ирем кулларында күтәреп алып керде, хәрәкәтләнә алмадым. Үҗәтләнеп, бик нык авыртуларга каршы барып, аякка басарга тырыштым. Бер ай эчендә үз дигәнемә ирештем. Озак та үтми махсус аяк киемнәремне киеп, концертларда чыгыш ясый башладым, сәхнә үзенә тартты! 

-Сольный концертлар куйганыгыз бармы? 
-Иҗат юлымда Мурат Гайсин очравына бик бәхетле, бергә эшләвебезгә ике ел булды. Бик күп җирләргә концерт турлары белән дә йөрергә өлгердек, төрле проектларда продюсерым ролендә дә булды ул. Сольный концертлар белән Татарстанның төрле районнарында тере тавышка чыгыш ясадым, Аллаһка шөкер. Күп булмаса да, тамашачыларым бар, киләләр, җылы сүзләр әйтәләр! Алга таба үз концертларыма грандиоз планнарым бар, болар исә сер булып калсын (елмая). 

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев