Сөт җыялар – документлары тәртиптәме?
Мөгезле эре терлек асрап, сөт тапшыручылар игътибарына.
Әтнә районының авыл хуҗалыгы идарәсе мөдире Ленар Сәмигуллин, ветеринария бүлеге җитәкчесе Руслан Фәйзрахманов, бу оешмаларның белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары, авылларда шәхси хуҗалыклардан сөт җыючы эшмәкәрләр белән җыелыш узды.
– Бер кашык дегет бер мичкә балны буйый диләр бит. Бөтен республика буенча алсак та, кемнеңдер белешмәсез, лаборатор тикшерүләрсез сөт җыюы халык саулыгы-сәламәтлегендә чагылыш табарга мөмкин, – дип саный Казаннан килгән вәкил Идрис Гатин.
Әлбәттә, беренче чиратта сөт җыючыларны күз алдында тота ул. Тиешле документлары булмаса, халыктан сөт җыюны туктатырга, шулай ук җаваплылыкка тартырга кирәк дигән фикердә.
Руслан Фәйзрахманов исә:
– Аеруча басым ясап әйтергә телим – читтән документларсыз терлек кертергә ярамый. Җыелышта катнашучыларның һәрберсе моны күз уңында тотарга тиеш, – дип ассызыклады.
Дөрестән дә, халык арасында читтән арзан бәягә китергән малны сатып алучылар да бар. Әмма андый малның сау-сәламәт булуына бернинди гарантия юк. Ә бу үз чиратында, алган продукциянең авыру чыганагы булуына китерә. Монысы – безнең сәламәтлегебез белән бәйле.
Идрис Гатин үләксә базларын да телгә алды. Бу очракта төзеклеген генә түгел, тулылыгын, янәшәсенә үләксә маллар ташланмаган булуны да гел күзәтеп торырга кирәк дип билгеләде.
– Бездә биотеррорчылык елы дәвам итә. Бу термин сугышка гына кагылмый. Чөнки биотеррор әнә шул авыру маллар аркасында да килеп чыгарга мөмкин, – ди ул.
Ленар Сәмигуллин да:
– Бик кирәк иде мондый җыелыш. Сөтнең бәясе һәм сыйфаты һәрдаим күз уңында булырга тиеш, – диде.
Кыскасы, авыл хуҗалыгының һәр өлкәсендә ветеринар-санитар документлар булу, башкача әйтсәк, халык кулланган һәр төр продуктның чиста булуы кирәк. Бу очракта Идрис Гатин сүзләрен кулланып: “Табиб – кешене, ә мал табибы бөтен кешелекне дәвалый”, – дию дөреслеккә туры килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев