Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Сафиуллин музей-утарына экскурсиягә бардылар

22 июнь — Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан Әтнә үзәк китапханәсенең актив китап сөюче яшүсмерләре белән Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Сафиуллин музей-утарына экскурсиягә бардылар.

Чара балаларда ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләүгә, үз халкы өчен горурлык хисләре уятуга, ата-бабаларыбызның батырлыгы, тарихи фактлар белән таныштыруга юнәлдерелде.
Музей Арча районы Иске Кишет авылында Гани Сафиуллин туып-үскән йортта урнашкан. Йорт каршына Гани Сафиуллинга монумент куелган. Музейда Гани Сафиуллинның тормышы һәм сугышчан юлына кагылышлы бик бай мәгълүмат тупланган, биредә геройның шәхси киемнәре, сугыш вакытында киелгән кителе, шәхси китапханәсендә булган китаплары саклана. Архив документларының күчермәләре, Сталинград янындагы сугыштан соң табып алынган каскалар, корал калдыклары аерым бүлекләрдә урын алган. Балалар хәрби җитәкченең шәхси әйберләре һәм документлары белән таныштылар, экспонатларны кызыксынып, кул белән тотып карадылар. 
Музей җитәкчесе Габитова Гөлфия Әмин кызы музей-утар буйлап экскурсия үткәрде. Ул Гани Сафиуллинның тормыш юлы һәм сугышчан батырлыгы, аның күпкырлы эшчәнлеге турында тәфсилләп сөйләде. Яшүсмерләр музей җитәкчесенең чыгышын зур игътибар белән тыңладылар, кызыксындырган сорауларын бирделәр.
Экскурсиядән кайтканда без балалар белән музейда барыннан да күбрәк нәрсә ошавы турында әңгәмә уздырдык. Балалар үз хис-тойгылары белән бүлештеләр, фикерләрен җиткерделәр. Бүгенге очрашу барыбыз өчен дә файдалы һәм нәтиҗәле булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев