«Созвездие - Йолдызлык - 2025»
304
0
Кичә «Созвездия - Йолдызлык» фестиваленең гала концерты булып узды.
Әлеге фестиваль,Татарстан Республикасы һәм Рәсәй Федерациясе территориясендә яшәүче күпмилләтле халыкның рухи-әхлакый,заманча мәдәни кыйммәтләрен саклау,районыбызның мәдәни лидерлыгын барлау, талантлы яшь буынны сәнгатькә тарту,алар арасыннан иң-иңнәрен барлап киләчәккә шушы юнәлештә күтәрелергә ярдәм итү максатыннан оештырыла.Фестивальдә коллективлар һәм 5 яшьтән 21 яшькә кадәрге аерым башкаручылар катнашты Талантлы яшьләрнең күп булуы, әлбәттә, куандыра.
Фестивальдә сайлап алу турларында 114 концерт номеры,362 бала катнашты,I һәм II турларны узып,гала концертка 50 концерт номеры,264 катнашучы иде.Балалар һәрберсе мактауга лаек,матур чыгыш ясадылар.Аларга алдагы зона турларында тагын да югары үрләр яуласыннар дип теләп калабыз.
Гала концерттан фоторепортаж.
Ә видеоларны безнең ВКонтакте челтәреннән кереп карый аласыз. https://vk.com/atnyatany
Раилә Минибаева фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев