Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Студентлар белән әңгәмә узды

16 ноябрьдә Халыкара тәмәкедән баш тарту көне буларак билгеләп үтелде.

Бу уңайдан Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының 211 төркем студентларына "Вейпинг. Электрон сигаретлардан зарар" дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрделәр. Тәрбия сәгатенә Әтнә үзәк район хастаханәсе табиб - психиатры Сафина Гөлинә чакырылган иде. Ул брошюралар таратты һәм яшь организмга электрон тәмәкеләр нинди йогынты ясаганы, сәламәтлеккә нинди зыян китергәне турында сөйләде. Чарада катнашучылар барысын да сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев