Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Су кошларына ау башланды

Татарстанның Росгвардия һәм Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре язгы ау биләмәләрендә булып, аучыларның документларын тикшерделәр.

Росгвардиянең Татарстан идарәсе буенча Лицензия-рөхсәт эше үзәге һәм Биоресурслар комитеты хезмәткәрләре Чишмәле Сап авылы юнәлешендә Ашыт елгасы буенда һәм Түбән Бәрәскә ягында чишмә буенда җыелган аучылар янында булдылар. ТР буенча Росгвардия идарәсе пресс-хезмәте начальнигы полковник Игорь Силко һәм Хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклана торган табигый территорияләр өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге идарәсе начальнигы Радик Мутахаров үз хезмәткәрләрен утлы корал, аны һәм патроннарны йөртүгә рөхсәт бирүче документлар булуга игътибар итәргә чакырдылар. Аеруча алкоголь кулланган аучыларны ачыкларга өндәделәр. Әмма җитди кимчелекләр ачыкланмады биредә.

Күпләрегезнең ишеткәне бардыр: имештер, кыр казы уҗымлыкларга төшеп зур зыян китерә. Рейд җитәкчеләреннән шул хакта сорадым.

“Башлыча үлән, җиләк, су бөҗәкләре белән тукланалар. Әйе, авыл хуҗалыгы культураларын да үз итәләр. Әмма алардан зыян күп түгел”, - дигән фикердә алар...

Бу хакта тулы материал белән "Әтнә таңы" газетасының чәршәмбе, 19 апрель көнне дөнья күргән 15нче санында таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев