Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сукыр тычканнар гаиләсе бер төн эчендә биш сутый җирне казып бетерә ала

Сукыр тычкан бакчада үсемлекләрне бетерә, өстәвенә, начар авырулар да тарата.

Бакчадагы сукыр тычканнан котылырга кирәк. Моның ысуллары РИА Новости сайтында чыкты.

Белгеч сүзләренчә, кешеләр сукыр тычкан бакчадагы җирне йомшартып кына йөри, зыян китерми дип уйлый.  Сукыр тычкан үзенең юлын секундына 30 сантиметр тизлек белән казый ала. Алар гаиләләр булып яши, 4-5 сукыр тычкан гаиләсе төн эчендә биш сутыйга кадәр җирне казып чыгарга мөмкин. 

Шуннан соң бакча җирендә үсемлекләр дә калмый, тычкан аларның тамырларын кискәләп чыга, җиргә күмелгән кабельләрне, интернет-каналларын да кимереп бетерә, барысын да яңадан эшлисе була. Чөнки сукыр тычкан өнен ташлар һәм ком белән генә күмеп булмый.

Сукыр тычкан котыру һәм туляремия чирләрен дә тарата. Шуңа күрә аны кул белән тотарга ярамый. Тычкан кулны тешләп алырга мөмкин, шулай итеп авыру йогуы ихтимал. 

Белгечләр фикеренчә, сукыр тычканнан котылу өчен ультратавышлы куркыткычлар ярдәм итәргә мөмкин. Бакчага лаванда, бәрхет чәчәк, нәркисләр утырту да сукыр тычканнан котылу чарасы булып тора, диелә хәбәрдә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев