Кунаклар күргәннәрдән канәгать
Районыбызга эш визиты белән Татарстан Республикасының балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Светлана Захарова, балаларның законлы мәнфәгатьләрен яклау буенча бүлек җитәкчесе Эльвира Сафина һәм Татарстан Республикасының балигъ булмаганнар буенча комиссиясе җаваплы сәркатибе Ильсияр Гайфуллина килделәр.
Алардан тыш. составында районыбыз башлыгы Рөстәм Хисамиев, башкарма комитет җитәкчесе Айрат Каюмов та булган комиссия Габдулла Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумында, “Чулпан” ял һәм сәламәтләндерү лагерендә булдылар. Аларда эш барышын, документацияләр белән эшләүне тикшерделәр. «Гомумән алганда, күргәннәрдән канәгать мин», – диде Светлана Захарова үзара әңгәмәдә. Шөкер, сизелерлек кимчелекләр табылмады
Әлеге мизгелләрдә район хакимиятендә сораулар белән килүчеләрне кабул итү бара. Моннан соң районның балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясенең чираттагы утырышы узачак.
Болар хакында соңрак хәбәр итәрбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев