Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сынап карадык

Рифат Габидуллин, Арча районы, Яңа Кенәр авылы.

Аны үзе яшәгән җирлектәге колхозга рәис итеп сайлыйлар. Җитешсезлекләрнең иге-чиге юк. Эшне нәрсәдән башларга кирәклеген белүче, киңәш итүче юк. Тышкы дөнья белән аралашу җәйнең коры вакытында гына мөмкин. Ләкин юл төзү өчен бернинди дә мөмкинлек юк. Авыллар арасындагы һәм авыл эчләрендәге күперләр җимерек.

Колхозның бер генә тармагы да табышлы түгел. Терлекчеләргә иң күп дигәндә аена утыз сум: повременный тарифның беренче разрядының яртысы күләмендә түләү гамәлдә. Кырчылыкта эшләүчеләрнеке аннан да түбәнрәк. Терлек азыгы белән тәэмин итү тәртибе каралмаган. Механизаторлар гына башкарган эшләренә карап тиешле хезмәт хакы алалар. Колхозның үз табышы булмагач, хезмәт хакына акча кредит хисабына бирелә. 
Ул биләмәдәге су үткәрү корылмаларын тәртипкә китерүдән башларга булды.

Бер үк вакытта терлек торакларын төзекләндерергә керешелде. Кул астында булган материалларны файдаланып, Зәки объектларның ныклыгын исәпләп, эскизларын үзе ясап бирә башлады. Беренче мөмкинлек булу белән бөтен халыкка: колхозда эшләүчеләргә хезмәткә катнашуына, башка хезмәткәрләргә һәм пенсиядәгеләргә терлек санына карап печән өләшенде. Җитештерү өлкәсендә эшләрне фәнни нигездә оештырып, терлекчелекнең һәр тармагында сизелерлек уңышлар күзгә күренде. Эшләүчеләрнең күтәренке рух белән, булсынга тырышып эшләүләре нәтиҗәсендә, бер елда терлекчелек тулаем табышлыга әйләнде. Аны тагын да үстерү өчен терлек азыгын күбрәк җитештерү юлларын эзләргә, тораклар төзергә кирәк иде. Сугарулы күпьеллык көтүлекләр төзүнең проект-смета документларын проектлау институтларына, төзүне подрядчы оешмаларга тапшырырга булдылар. Заманча сыер торакларын да шул юл белән хәл итәргә кирәк. Әмма боларның барысын да планга кертүдә кыенлыклар бар.

Проектларны бик озак эшлиләр һәм бик кыйммәткә чыга. Шуңа күрә яшь терлекләр, дуңгызлар, сарыклар өчен торакларның сызымнарын Зәки үзе эскизларын әзерләп, хуҗалык ысулы белән кул астында булган материалларны кулланып төзүне оештырды. Зур бер бригадада 100 гектарда бәрәңге игелсә дә, орлык саклау өчен саклагыч баз кирәк була. Актив җилләткечле, 300 тонна сыйдырышлы бәрәңге саклагыч проектын да үзе эшләде. Эчендә кешеләр эшләсен исәпкә алып, ныклык запасын шактый зур итеп кулланды: түшәменә 20 сантиметр коры торф җәеп, түбә белән капларга исәпләде. Саклагычның эченә йөк машинасы яки арбасы белән трактор керерлек. Көз бик явымлы килде. Төзелешнең түшәме нарат борыслар белән эшләнеп, өстенә рубероид җәелгән көе туктап торылды. Уйлаганча 300 тонна бәрәңге урнаштырылды. Җитди сәбәпләр аркасында коры торф та, түбәлек материал да кайтартыла алмады. Зәки корылманы вакытлыча салам белән капларга уйлады һәм бригадирга шуны эшләргә кушты.

Районда киңәшмәдә булу сәбәпле бер көн ул бригадада булмады. Ә килгәч, корылма өстендә шактый калын балчык өемен, аның өстендә чылбырлы трактор эзләрен күреп, аптырап калды.
Бригадирдан ни өчен болай эшләвен сорагач, аны бригада советында киңәшкәч, корылманың үтә ныклыгын исәпкә алып, аны балчык белән капласак та түзәчәк дип килешүләрен әйтә. Түбәлек материалны табуы кыен һәм ул бик кыйммәт булгач, корылма түбәсез дә тора алачак дип фикерләгәннәр. Зәки бригадир аңлатмасын тыңлагач:
-Уйлап, киңәшеп эшләвегез әйбәт инде анысы. Тик киңәшкәндә проектлаучы фикерен исәпкә алмагансыз. Хәзер бу зур корылма куркыныч тәбегә әйләнгән. Хәзер аның кайсы җирдән җимерелә башласын ачыклау мөмкин түгел. Тикшерү өчен эчкә керү куркыныч.
— Алай ук түгел инде, энем. Аның өстендә көрәкле чылбырлы трактор аркылыга-буйга йөрде.
-Мин сине бик хөрмәт итәм, абзый кеше. Син күпне күргән: илне яклап сугышкан, аннан кайткач төрле җитәкче урыннарда эшләгән кеше. Болай эшләмәскә, кушканча эшләргә иде.
-Син бит үзең дә сынауларны яратасың. Үз хисапларың белән төзегән күперне сынаганда йөге белән 16 тонна килгән сигез МАЗ машинасын бер юлы кертеп, эшләтеп тордың. Анда 128 тонна.Ә безнең трактор алты гына тонна. Без дә сынап карадык һәм уңышлы булды дип уйлыйм.
-Сынаганда җимерелмәве әйбәт. Ләкин уйламаган җире зәгыйфләнеп калса, зур басым астында ишелеп төшәргә мөмкин. Моны җитди итеп кабул итәргә: өстенә техника кертмичә балчыкны алып бетерергә һәм салам белән капларга кирәк. Олы юл астындагы күпергә килгәндә, ул 300 тоннаны күтәрергә хисапланган.

Һәр нәрсәнең үз урыны: баз өстен күпер белән чагыштырырга ярамый. Зинһар, дөрес аңла, абзый кеше, фаҗига килеп чыкмасын өчен саклагычның ишекләрен бикләргә кирәк. Корылма өстендәге балчыкны алып бетергәннән соң, иң элек эчкә үзебез кереп тикшерербез. Зәгыйфләнгән шикле урыннар булмаса, бәрәңгене саклау тәртибендә җилләтә башларга мөмкин булыр. Кешеләрне куркыныч астына куярга хакыбыз юк.

Моны бернинди совет, утырыш белән дә киңәшеп тә эшләргә ярамый! 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев