Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Табиб дачада йоктыру ихтималы булган инфекцияләрне атады

Табиб-терапевт, медицина фәннәре кандидаты Алексей Хухрев Sputnik радиосына биргән интервьюсында дача участогында нинди куркынычлар сагалап торырга мөмкин һәм нинди саклык чаралары күрергә икәнлеген аңлатты. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

 

Дача участогында чәчәк, яшелчә үстерү белән күп кенә россиялеләр мавыга. Әмма түтәлләрне эшкәрткәндә туфрак аша күчә торган төрле инфекцияләр йоктырырга мөмкин, дип кисәтә Хухрев.

«Җирдә столбняк (йогышлы тартышу авыруы) споралары бар. Әгәр кеше җирдә казынганда күгәргән кадакка басса, пычранган яра аша столбняк йогу куркынычы бар. Әгәр сезнең кишәрлектә күршеләрнең песие яки кыргый мәчеләр йөри икән, җир аша токсоплазмоз йоктырырга мөмкин. Аларның инфекция таратучылар булуы ихтимал», - дип аңлатты табиб.

Тиешле иминлек чаралары күрсәң, инфекция йоктыруны булдырмаска мөмкин, дип искәртте ул.

«Бакчада эшләгәндә перчатка кияргә һәм шәхси гигиена турында онытмаска – кулны сабынлап юарга, пычрак кул белән биткә кагылмаска, күзне ышкымаска кирәк», - диде Хухрев.

Авылда котыру авыруы йоктырган хайваннар белән очрашу ихтималы бар. Табиб сүзләренчә, авыл этләренә һәрвакытта да бу авыруга каршы прививка ясамыйлар.

«Котыру авыруы этләрдә генә түгел, төлке, тиен, керпеләрдә дә булырга мөмкин. Әгәр алар бакча кишәрлегенә керә һәм сездән курыкмый икән, бик сак булырга кирәк, алар сезне тешләп алырга мөмкин. Бу – кыргый хайваннар, алар кешегә якын килергә тиеш түгел», - диде Хухрев.

Котыру авыруыннан саклануның бердәнбер чарасы – вакцинация.

Әгәр талпан кадалса, энцефалит яки боррелиоз йоктыру куркынычы бар. «Авыру билгеләре күренсә, табибка мөрәҗәгать итегез», - дип киңәш итте табиб.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев