Табиб: Салкын һава торышы йөрәк авыруларыннан интегүчеләр һәм гипертониклар өчен куркыныч
Татарстанга синоптиклар фаразлаган салкыннар килде.
Термометр баганалары -25, -27 градуска кадәр төште. Салкын һава торышы йөрәк-кан тамырлары патологияләре булган кешеләр өчен куркыныч булырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина профилактикасы буенча штаттан тыш баш белгече Люция Фейсханова сөйләде.
«Һава температурасы бик нык кимегән чакта атмосфера басымы күтәрелә. Бу очракта беренче чиратта гипертония авыруыннан интегүчеләргә куркыныч яный. Шулай ук йөрәк ишемиясе авыруы булган кешеләргә дә салкыннар вакытында сак булырга кирәк. Аларга җылы бинадан кинәт салкынга чыгарга ярамый, чөнки кан тамырлары спазмы башланырга мөмкин. Бу стенокардия өянәгенә китерә ала», - дип ассызыклады табиб.
Салкыннар башланыр алдыннан барлык кирәкле даруларыныз бармы икәнен тикшерергә кирәк. Аларны табиб кушканча эчүегезне дәвам итегез. Салкында, эсседәге кебек үк, артык физик активлык белән шөгыльләнмәскә киңәш ителә – йөгерергә һәм авырлык күтәрергә кирәкми.
«Иң мөһиме – туңудан саклану. Әгәр өйдә кала аласыз икән, урамга чыкмавыгыз яхшырак. Әгәр шулай да салкынга чыгарга туры килгән очракта, җылы итеп киенегез. Баш киеме кию бик мөһим. Шулай ук шарф бәйләргә онытмагыз», - дип аңлатты Люция Фейсханова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев