Табигать безнең яныбызда: Шифалы үсемлекләр
Әйшияз авылы китапханәчесе балалар өчен «Табигать безнең яныбызда: Шифалы үсемлекләр» дигән әңгәмә үткәрде. Балалар безнең төбәктә бик күп файдалы, дәвалау үләннәре булуын, алар арасында иң еш очрый торганнары: ромашка, календула, юкә чәчәчге турында белделәр.
Кеше сәламәтлеге өчен шифалы үсемлекләр бик зур файда китерә, организмга дәвалау йогынтысы ясый.
Әйшияз авылы китапханәчесе балалар өчен "Табигать безнең яныбызда: Шифалы үсемлекләр" дигән әңгәмә үткәрде. Балалар безнең төбәктә бик күп файдалы, дәвалау үләннәре булуын, алар арасында иң еш очрый торганнары: ромашка, календула, юкә чәчәчге турында белделәр. Китапханәче җыю, киптерү һәм саклау кагыйдәләре турында сөйләде. Чара ахырында балалар табышмаклар чиштеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр.
Бу чара балаларга туган якларының байлыгын, табигатьнең биргән бүләкләрен аңларга ярдәм итте. Алар шифалы үләннәрнең ни дәрәҗәдә мөһимлеген, аларны саклау һәм дөрес куллану кирәклеген аңладылар. Мондый эчтәлекле очрашулар балаларның табигатькә карата мәхәббәтен арттыра, аларны сакчыл булырга өйрәтә.
Бу очрашудан соң балалар, әлбәттә, табигатькә башкачарак карарга, шифалы үләннәрне тагын да күбрәк өйрәнергә омтылырлар дип ышанасы килә. Китапханәчеләрнең мондый эчтәлекле чаралары балаларның тәрбияләнүенә, дөрес юнәлеш бирүенә зур өлеш кертә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев