Табигать могҗизасы
Иң кызыклы, оригиналь шигырь юллаучыга «Әтнә таңы»ннан «күчтәнәч».
Апрель азагында
Калай савытка чәчтеләр,
Тизрәк тишелсен диеп,
Бер «лейка» су сиптеләр.
Тишелдем, үсәм җайлап,
Тәрәзәдән кояшка карап.
Кая күчереп утыртыйм дип,
Апам тора аптырап.
Уйлады, эзләп тапты,
Алды катык савыты.
Әйбәтләп казып алды да,
Шул савытка утыртты.
Көн артыннан, көн үтә,
Май айлары да җитә.
Апам мине җайлап кына
Түтәлләргә күчерә.
Монда рәхәт, саф һава,
Җил исеп, яңгыр ява.
Безнең ише яшелчәләр,
Бигрәк җылы ярата.
Вакыт үза минутлап
Мин үсәм бик тә җайлап.
Атам тиздән шау чәчәк,
Помидорлар төшәчәк.
Көннәр кызу, бик эссе,
Апам көн дә су сипте.
Үзе шундый сөенде,
Помидорлар зур үсте.
Август ае да керде,
Яшелчәләр өлгерде.
Зур помидорларын алып,
Мөршидә апа кунакка килде.
Алып куйды өстәлгә,
Шундый зур помидорны.
Игътибар итеп карасак,
Бу нәкъ тә кеше башы.
Ерык минем авызым,
Тукмак кебек зур борыным.
Күзләрем чагылмасынга,
Кара күзлегем кидем.
Әле ярый чәчкәннәр дип,
Мин шундый да шатландым.
Мөршидә апаема,
Зур рәхмәтләр укыдым.
Әгәр гади генә булсам,
Кисеп ашарлар иде.
Зур борыныма сокланып,
Шигырь язмаслар иде.
Җәй айлары үтеп бара,
Көннәр эссе, бик матур.
Ел саен мул уңыш бирсен
Утырткан һәр помидор.
Тыныч үтсен көннәрегез,
Артсын сөенечләрегез,
Булыгыз озын гомерле,
Бик бәхетле яшәгез.
Гөлчәчәк Каюмова, Ары авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев