Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Таң” җитештерү авыл хуҗалыгы кооперативында Белоруссия кунаклары булды

Кунакларга кооперативның заманча технологияләр нигезендә эшләве, югары уңыш алу, терлекчелектә инновацияләр куллану тәҗрибәсе турында таныштылар.

Безнең районда Беларуссия Республикасыннан килгән кунакларны кабул итү – зур вакыйга. Аларны “Таң” җитештерү авыл хуҗалыгы кооперативы эшчәнлеге белән таныштырдык.

Кунакларга кооперативның заманча технологияләр нигезендә эшләве, югары уңыш алу, терлекчелектә инновацияләр куллану тәҗрибәсе турында сөйләдек. Алар кырларда, фермаларда булдылар.

Беларуссиядан килгән кунаклар безнең алымнарны, мал асрау шартларын, хезмәт оештыру ысулларын югары бәяләделәр. Үзара тәҗрибә уртаклашу, авыл хуҗалыгын үстерү юнәлешендә фикер алыштык.

- Без хезмәттәшлекне дәвам итүгә өметләнәбез! Бердәм эшләсәк – зур нәтиҗәләргә ирешербез, – дип яза район башлыгы Рөстәм Хисамиев үзенең ВКонтакте челтәрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев