Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Танылган язучы Рашат Низамиев үз васыяте буенча Олы Бәрәзә авылында җирләнә

Күренекле язучы Рашат Низамиев Əтнә районының Олы Бәрәзә авылы зиратына җирләнәчәк. Бу аның хатыны Нәсирәнең туган авылы.

«Бәрәзәгә җирләнү әтинең үз васыяте иде. «Тукайның туган якларына кайтканда биредән узыла. Каләмдәшләр Тукай янына кайтышлый минем янга да тукталып узарлар», дип язган ул васыятьнамәсенә», - диде кызы Айсылу язучыны озату мәрәсименнән соң ни өчен шушы авыл сайлануын аңлатып.

Рашат Низамиевны соңгы юлга озатырга Себер тракты урамындагы морг янына язучылар күп килгән иде. Озату мәрәсимен Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла алып барды. Ул Рашат Низамиевның татар әдәбиятына зур өлеш керткән язучы булуын ассызыклады. «Рашат ага бу дөньяда үз миссиясен үтәп киткән шәхес», - диде ул.

«Рашат абый университетны тәмамлагач безнең авылга укытырга килде һәм килүгә әдәби түгәрәк ачып җибәрде. Ул безгә темалар бирә иде, язганнарыбызны анализлый иде. Минем беренче хикәям «Сабантуй» газетасында аның тәкъдиме белән басылып чыккан иде», – дип Рашат Низамиевның остаз булуын искә алды Рафис Корбан.

Озату мәрәсимендә халык шагыйрьләре Зиннур Мансуров, Марсель Галиев, язучы һәм публицист Риман Гыйлемханов, тәрҗемәче Гәүһәр Хәсәнова һәм башкалар истәлекләре белән уртаклашты.

Олы Бәрәзә авылына язучының күп санлы туганнары белән бергә Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал, язучы, публицист Риман Гыйлемханов, язучы Рәдиф Сәгъди, шагыйрь Марат Закир кайтып китте.

Татар информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев