Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

“Тәрбияне балалар бакчасыннан башларга кирәк”

Югары Сәрдә – район үзәгеннән якынча 18 километр ераклыкта урнашкан авыл.

Ни хикмәт, бирегә сирәк барыла. Элегрәк начар юлны сәбәп итә идек. Бүгенге көндә дә Әтнә ягыннан асфальт юл килмәсә дә, элекке еллар белән чагыштырганда, елның төрле фасылында барып чыгарга була Югары Сәрдә авылына. 
Авыл һәрвакыттагыча үз җае, үз көе белән яши. Тормыш дәвам итә, гәрчә күпләребезне борчыган проблемалар биредә дә бар. Яшьләр шәһәргә тартыла. Авыл җирлеге җитәкчесе Рәшит Хөснетдинов белән дә сөйләшүебезне авыл тормышыннан башладык.
– Рәшит абый, авылдан яшьләр китә, дибез. Килгәндә үк игътибар иттек, халык таза тормышлы монда. Йорт-җирләр дә бик күркәм.
– Югары Сәрдә авылы халкы электән таза тормышлы инде ул. Мин моны малай вакыттан ук әйтә идем. Башка авыллар белән чагыштырганда да, биредә бөтенләй икенче төрле тормыш, яшәеш кебек иде. Йорт-җирләрне чагыштырганда артыклык та юк. Кайбер авылларда, мәсәлән, бер-берсеннән көнләшү бик көчле. Ярыша-ярыша төзиләр. Күршесе ике катлы йорт салса, икенчесе  аннан артыграк та итәргә тырыша. Ә бездә халык булганына шөкер итеп, бердәм булып яши, эшли. Мәсәлән, үзенә ничек уңайлы, шулай яши, шулай төзи. 
– Бүгенге көндә авылда күпме халык яши?
– 86 хуҗалык бар авылда, 184 кеше биредә теркәлгән. Әмма күбесе шәһәргә китеп эшлиләр. Кызганычка каршы, авылда эш юк. 8-9 кеше Комыргуҗада эшли. 
– Элегрәк күп булгандыр инде?
– Безнең элеккеге хуҗалык кенә­гәләрен караган идем, 300дән артык хуҗалык булган. Бер йорт­та 8-9 кеше булып, 1600ләп халык яшәгән дип карадым. Ул документларны архивка тапшырдык инде. 
Һәм сугыш вакытында халык саны кинәттән кими башлаган. Сугыштан соң, 900 кеше, 600... шулай кимеп барган. 
– Авылыгызның табигате бик матур. Җәй көне бигрәк тә. Кар күп яуган елларда кышкы чорда юлларны  чис­тарту газап булгандыр. Кызганыч, инде декабрь җитте, әмма әле дә кар күренми.
– Кышкы чорда алай проблема булганы юк иде. Күмәк хуҗалык техникасы белән үзебезнең егет юлларны вакытында чистартып бара иде.  Ә быелгы һава торышын үзегез күреп торасыз инде. Хәер, кар яуса да проблема булыр, дип уйламыйм. 
– Сезнең мәктәп укучылары кайсы авылга барып укыйлар?
– Укучы балалар Мүлмәгә барып укыйлар. Автобус йөртә үзләрен. Ул якта асфальт юл.
– Бүгенге көндә авылларыбыз матур, төзек, әмма яшьләр барыбер шәһәргә китәләр. Сездә дә шулай инде ул. Рәшит абый, сезнеңчә моның сәбәбе нәрсәдә?
– Белмим инде. Хәзерге яшьләрне аңлавы кыенрак. Хәзер күмәк хуҗалыкларда 100 мең сумга кадәр хезмәт хакы түлиләр. Әмма эшкә киләселәре килми. 
– Шәһәрдә мөмкинлекләр күп, яшьләр өчен бигрәк тә. Тәүлекнең кайсы вакытында чыкса да, ял итәргә дә, күңел ачарга да мөмкинлек бар. Бәлки шуңадыр диюем.
– Миңа калса, тәрбиядән киләдер ул. Балалар бакчасыннан ук хезмәт тәрбиясен кертергә кирәк дип уйлыйм. Хезмәт һәм авыл кешесенә мәхәббәт тәрбияләргә. Кайсы балалар бакчасында яки мәктәптә колхозчыны чакырып күрсәткәннәре бар, менә синең әтиең тракторчы, әниең сыер савучы, дип, хезмәт кешесен мактап. Бу әйбер кечкенәдән кирәк, дип саныйм. Соңгы елларда бу юнәлештә азрак булса да эшли башладылар. Әмма соңгы ун елда авыл кешесе турында уйланылмады шул. 
– Бер караганда авылда яшәү өчен шартлар да күпкә яхшырак, уңайлырак та...
– Сүз дә юк. Бик яхшы итеп яшәргә мөмкин. Мин егетләргә дә әйтәм инде, министр да өске каттан төшеп, күпмедер җир җәяү бара машинасына утырыр өчен дип. Ә без кешене эшкә капка алдыннан алып китәбез, эшенә илтеп куябыз, ишеген ачып эшенә кереп кенә китә. Хәзер берәү дә җәяү йөрми. 
– Үзара салым акчасына ниләр башкардыгыз? Урамнарыгыз чиста, каралган?
– – Үза­ра салым акчасына урамнарга ташлар салдык.  Урамнарны чаптык, зиратларда өмәләр оештырдык. Таш алып, урамнарга салдык. Аңа хәйран акча китте. Аннары безнең акча да күп түгел. Барысы 300 меңләп акча була инде.
 Алдагы елда авылдашлар белән сөйләшеп, киләсе елга бер кое казытырга дип сөйләштек. Шулай ук урамнарны чабып, чис­тартып торырга дип фикерләштек.
– Урамнар димәктән, сезнең авылда барысы ничә урам бар соң?
– Җиде урам бар: Яшеллек, Чулпан, Татарстан, Әлмәш, Үзәк, Тургай, Тукай. 
– Урам исемнәре татарча гына дип игътибар иттек.
– Әйе, үземнән дә урысча ничек була дип сорыйлар. Урысча да шулай, Яшеллек була дип җавап бирәм. 
– Сезнең авылда зур елгалар да юк.
–  Зур елгалар юк шул. Кызылсу елгасы бар, ул Казанкага коя. Елганың төрле җире бар инде. Әмма елганы бубрлар басып бетерде. Быел икенче якка чыгып булмый башлады. Күмәк хуҗалыктан эксковатор менгезеп, бубр ояларын сүтеп суны җибәрдек. Бубр бик акыллы хайван. Агачны ничек җиргә сала торгандыр ул. Алар өйгән плотинаны бүген җибәрәсең, бер-ике көннән ул аны тагын ясап куя.
– Яңа туган сабыйлар бармы соң авылда?
– Ике сабый бар авылда.
– Ә югалту?
– Югалту дүртәү. Быел халык саны нык кимеде. Күбесе пропискадан төште.
– Җирлек җитәкчесен иң борчыган мәсьәлә?
– Иң борчыганы шул – Әтнә ягына юл юклыгы. 
– Балалар бакчасы юк авылда. Бу очракта авылдагы балаларны кая куялар соң?
– Балалар бакчага йөрми шул. Элегрәк Түбән Сәрдә авылына төшеп йөрделәр. Анда бакча янгач, тукталды. Хәзер яңаны эшләделәр, әмма йөрүчеләр юк. Түбән Сәрдә авылы халкы да балаларны бакчага Коркачига йөртә. Ни өчен Коркачига, чөнки авыл бакчасында русча укытмыйлар, дияселәре килә. Балалар бакчасына бала йөрмәдеме, анысы да ябыла инде аның.
– Рәшит абый, нинди генә чара узса да, Югары Сәрдәнең катнашмый калганы юк. Һәр чарада катнашырга җаен табасыз сез.
– Тырышабыз инде. Безнең авылда Сабантуе да бик зурлап уза. Әлбәттә, күмәк хуҗалык ярдәме белән. Көрәшкә бөтенесен дә кертәбез, бүләкләре дә зурдан була. Сабантуйлары дип сүз чыгуга, үземә дә шалтыратып сорый башлыйлар, Сабантуй буламы, дип. Аллаһка шөкер, менә шулай авыл халкы белән бердәм булып, матур итеп эшләп, яшәп ятыш.
– Чыннан да, бердәмлегегезгә сокланырлык. Алга таба да уңышлар гына юлдаш булсын үзегезгә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев