Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тарих битенә язылырлык очрашу

Ташчишмә авылы клубында РФ гомуми белем бирү өлкәсенең мактаулы хезмәткәре, хезмәт ветераны, мөгаллимә, тәрбияче, шагыйрә Надия апабыз Вәлиеваның иҗат кичәсе булды.

 Шагыйрә, мөгаллимә Надия апа Вәлиева. Тумышы - Әтнә районы Мокшы авылы. "Духтыр" Галия белән бригадир Фаяз кызы. Язучылык сәләте әти-әнисеннән күчкән. Нәшриятта басылган 3 китабы, тиздән булачак юбилее-Надия апаның иҗат кичәсен үткәрү өчен төп сәбәп.

Аның иҗаты белән яшь буынны таныштыру да минем максатым иде. "Шәп абый булам" китабындагы шигырьләрне балалар бик теләп ятладылар һәм чыгыш ясадылар.

"Без бергә" район фестивалендә вокал һәм хореография номинациясендә җиңү яулаган балаларның да чыгышлары бәйрәмгә ямь өстәде. Җитәкчеләре Дания Юнысовна һәм Алия Юсуповна үз эшләренең чын осталары.
Киләчәктә дә иҗат чишмәгез саекмасын Надия апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев