Ташчишмә авылында «Әхлак дәресе» үтте
Ташчишмә авыл китапханәсендә «Сәйлән» клубына йөрүчеләр белән «Әхлак дәресе» үтте.
"Сентябрь ае Мөхәммәт пәйгамбернең туган ае буларак Ф. Яхинның "Пәйгамбәрләр тарихы" китабыннан өзекләр укылды. Авылыбыз остабикәсе Мәнфүрә апай мәүлет аен зурлап Коръән, вәгазьләр укыды. Шулай ук аларны өлкәннәр көне белән котлап бүләкләр өләшенде, чәй өстәле әзерләнде", - дип хәбәр итте Ташчишмә авылы китапханәчесе Нәзирә Габдрахманова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев